Предыдущая публикация
Шуны белдем: кемнәр иңен куя,
Ә кемнәрдер тыга аягын...
Сынауларны кичәр иңнәр булды,
Абынсам да, ятып калмадым.
Тик һәркемгә ошап яши алмыйм,
Кеме икән мин бу заманның?!
Холыгыма түзеп яшәр дуслар,
Бар икән бит, мин бик рәхмәтле.
Йөрәк әрнүләрен баса алган,
Һәр җылы сүз миңа сихәтле.
Мәңге риза-бәхил сиңа Раббым,
Якын кешеләрдән аерма;
Ялгызлыкта өмет бик тиз сүнә,
Канатымны берүк каерма!
Туры юлдан гына тайдырма!
Гөлнур Мөхәммәтханова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев