Предыдущая публикация
Әйләнә дә килә кыштан соң.
Тик гомерләр генә үтә икән,
Күңелләргә салып сагыш-моң...
Үкенергә кала, сагынырга,
Сизми калдым, диеп, елларны.
Үкенсәң дә, кире кайтмый алар,
Артка таба юк шул юллары.
Җәйләр үтә инде, көзләр җитә,
Тагын килер җәйләр кабаттан.
Яшьлек кенә кире кайтмас инде,
Сәлам генә юллар ерактан.
Җәйләр кайтыр, кайта гына күрсен,
Соңгы җәйләр була күрмәсен!
Еллар үтә инде - үтә бирсен,
Тик өметләр генә сүнмәсен!
Ирина Хәмидуллина
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1