Предыдущая публикация
Өмет хәм хыялдан үрелгән,
Яшьлектән сузылган юлларда
Ничә кат үлгән һәм терелгән...
Булдымы тилереп, илереп,
Мәхәббәт утында янганың...
Ә аннан, сөюдә алданып
Җиде юл чатында калганың...
Булгандыр... күз яшең яшереп,
Сиздерми, шашынып көлгәнең,
Язмышта язылган ялгышның
Булгандыр, бәгерең телгәне...
Булдымы синең дә яшьлегең?
Акылның бөтенләй сай чагы...
Үзгәртер идеңме язмышны
Яшьлеккә кайталсаң син тагын?
Яшьлекләр еракта, әйтерсең
Офыкта сузылган ал томан.
Өмет бар күңелдә, яшьлеккә без белмәс
Яшерен бер сукмак бар сыман...
Гөлүсә Шаһбан
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1