Предыдущая публикация
Юллар булсалар да, кирәкми.
Тормыш арбам шактый авыр булды,
Искә төшкәч өзә үзәкне.
Каен сыман нәфис җилкәгә
Тартып бардым ничәшәр йөкне.
Шыгыр-шыгыр килде иң башларым,
Таптым, алдым, булдырдым юкны.
Ә яшьлеккә кайтып йөрер идем,
Һәм үзгәртер идем юлларны...
Ялгышлардан, хаталардан
Үлчәр идем биш кат уйларны.
Юлчыларның сайлар идем инде
Күңелемә якыннарын гына.
Юлсыз юлчыларны урап узып,
Басар идем сакланып кына.
Үткәнемә кайтып йөрмәс идем,
Тормыш арбам авыр тартылды.
Яшьлегемә кайтып йөрер идем,
Җимешләре бик аз татылды.
Раушания Гази
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2