Предыдущая публикация
Күз караңда телим шәүләм чагылуын.
Иртәләрен таң нурлары уятканда
Карашыңның телим миңа кагылуын...
Телим уең миндә булган мизгелләрдә
Җаннарыңда сөю канат кагынуын.
Азга гына аерылып торганда да
Телим өзлеп-өзлеп мине сагынуың.
Мин бит үзем шушы хисләр кочагында,
Бар халәтем - минем дөрләп кабынуым-
Яратуның иң югары ноктасында
Син тудырган мәхәббәткә табынуым.
Сөелү һәм сөю өчен табылуым...
Рузия Камаева
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев