Әрем ачысы
Рәшит аның артынннан ук кайтып җитте, тезләнеп гафу үтенде, башкача беркайчан да хыянәт итмәм дип антлар итте, Зәлифә чирләгәндә яныннан китмәде.
Гафу итте хатын тагын, нишләсен, балалар әти дип үлеп торалар бит. Зәлифә атна буе каты чирләп ятты, Рәшит балаларны да, малларны да, хатынын дә карады, ничек үзенең гаебен акларга белмәде. Тагын бергә яшәп киттеләр. Ләкин Зәлифәнең күңелендә ниндидер юшкын утырып калды.
Теге хатын хат та язып җибәрде иренә. Ул хат Зәлифәнең кулына эләкте. Хатны башыннан азагына кадәр укып чыгып, кызыл каралы ручкасы белән хаталарын төзәтеп чыкты. Дәфтәр бите кып-кызыл булды. Соңыннан :”Тагын хат язарга уйласагыз, хатасыз языгыз!”-дип язып куйды да кире адрес буенча җибәрде. Бүтән борчучы булмады.
Рәшит бик үзгәрде, Зәлифәгә авыр эшләр эшләргә бирмәде, эчүен дә ташлады, эштән дә вакытынан кайтты.
Яңа еллар алдыннан Зәлифә тупырдап торган кыз бала тапты.
. Аңа инде кырык тулып узган иде, шулай булса да баласын җиңел тудырды. Бу зәп-зәңгәр күзле, аксыл бөдрә чәчле фирештә кебек баланы әтисе кулыннан да төшермәде. Эштән кайту белән тизрәк бала янына ашыга, Зәлифә кулыңны башта юу дип тиргәгән була, үзе тормышлары шулай әйбәтләнүгә шатланып туялмый.
Әнисә унынчыны беткәч шәһәргә секретарь-машинисткалар әзерли торган курсларга укырга керде. Әнисе институтка кер дигәнне тыңламады да, биш ел миемне черетә алмыйм инде дип, артабан укырга теләге дә булмады. Укырга бәләкәйдән әвәс булмаган кызын Зәлифә үгетләп торуның кирәген тапмады. Кемгә охшагандыр, Әнисә күбрәк бизәнеп -төзәнеп, егетләр белән йөрергә яратты, йорт эшләрен дә күпчелек кушканга гына башкарды. Әнисенең йөрәге аның өчен гел борчылып торды.
Балалар усә торды, мәктәпне тәмамлап чыгып китә бардылар. Зур уллары Марат Авыл хуҗалыгы институтына укырга керде, Әнәс шоферга укып йөри, кече кызлары Гүзәл мәктәптә әле.
Беркөнне шулай Зәлифә куркыныч төш күреп уянып китте. Имеш тә, Рәшит капка төбенә мунча бурасы бушата, уллары да шундалар. Зәлифә:” Итеп ыргыт, безгə кирәкми, безнең мунча яңа бит!”-ди, ире көлә генә.
-Сиңа кирәкмәсә миңа, улларыбызга, оныкларга кирәк булыр карчык, - ди, үзе дә, малайлар да шуннан бура эчендә юкка чыктылар. Төшен тәрәзәгә карап яхшыга юраса да әллә нигә эче пошып торды. Ичмасам төн буе яуган яңгыр һаман туктамаган. Иртән Рәшит торып, маллар карауга ашын әзерләде, үзенә дә эшкә барырга, Гүзәлне мәктәпкә озатырга. Рәшит һәрвакыттагыча кызын аркасыннан сөеп, бишлеләр ал кызым, әниеңне тыңлашып тор дип, чыгып китте. Ишек төбенә җиткәч тагын бер артына борылып елмаеп карады.
Көн буе Зәлифәнең йөреге нидер сизенеп, эче пошып йөреде. Эштән кайткач та кулына бүтән эш бармыйча тегеләй болай йөреде. Көтү кайтты, сыерларны савып, малларын карап керде. Яңгыр һаман тынмады, Рәшит тә кайтмады. Сәгать уннарда капка ачылган тавышка йөгереп чыкса, бригадир Рим кереп килә. Керүченең чыраеннан ук, җүнле хәбәр белән килмәгәнен аңлады Зәлифә...
-Зәлифә апа, ни бит әле... Рәшит абый тракторы белән авыл башындагы буага төшкән,... -дип әйтер сүзен әйтә алмыйча, тотлыга-тотлыга мыгырдады.
-Исәнме соң?!-, дип чит тавыш белән кычкырып җибәрде Зәлифә, үзе егылып китмәскә болдыр баганасына чытырдап ябеште.
-Аны больниңага алып киттеләр, -диде Рим, хатынның чыраен күреп, дөресен әйтергә куркты. Зәлифә өстенә дә киеп тормыйча буа буена йөгерде. Яңгыр тынган иде инде, караңгыда пычрак йырып йөгерде ул, бите буйлап күз яшьләре акты да акты. Күпмедер баргач кына аягында өйдә йөри торган тапочкалар икәнен күрде.
Рәшитнең Белорусен тартып чыгарганнар, трактор мәтегә батып буа буенда тора иде. Нишләптер тартып чыгаргач алып китмәгәннәр, бер кеше дә калмаган. Зәлифә, үкси-үкси, ачык кабина ишегеннән үрелеп иренең утырып йөргән урыннарын сыйпады, үзе бертуктаусыз:”Рәшииит”, - дип кабатлады. Күп үтмәде, Рим йөгереп килеп җитте, Зәлифәне култыклап, үгетләп алып кайтып китте.
Икенче көнне Рәшитне моргтан алып кайттылар. Бер тамчы да эчмәгән. Ап-айнык килеш күпердән төшкән. Тик ул эш буенча ул якка барырга тиеш булмаган, каян ул күпер аша кайтып килгәндер, сер булып калды. Коеп яңгыр яугач, бригадир барысына да ял биргән булган. Ничек кенә булмасын, ире хәзер юк, Зәлифәгә җебеп төшәргә ярамый, берүзенә дөнья йөген тартырга, балаларын күтәрергә кирәк. Шуңа да, ирен җирләгәч, никадәр авыр булса да, тизрәк эшкә чыкты.
Ярый әле балалары гел шатландырып тора. Мараты азаккы курсларда укый, кызыл дипломга бара. Йөргән кызы да бар ахрысы, әлегә әйтеп бетерми. Әнәс армияда. Командирларыннан рәхмәт хаты килде, әтиләре генә күрәлмәде, бик шатланыр иде, мәрхүм.
Мәктәптә, балалар арасында, баребер онытылып тора, кайткач та эш җитәрлек. Өйем-өйем дәфтәр тикшерергә, план язарга, дәрескә әзерләнергә, Гүзәлнең дәресләрен тикшерергә. Ярый әле шул баланы тапканмын, картайганда, дип Зәлифә шатланып бетәлми. Гүзәл апасына ошамаган, бөтенләй икенче бала. Укуы да яхшы, әйткәнне көтеп тормый, үзе белеп эшли. Балаларының исәнлеген теләп, Зәлифә иртән тору белән ходайдан ярдәм сорый. Рәшит аның өстеннән күп йөресә дә ул аңа өйләнеп бәхетле итте, балалар, гаилә бәхете бирде. Ул тулы тормышта яшәде. Шуңа да иренә ул мең рәхмәт укый, урыннары оҗмахта булсын дип тели.
Әнисәнең генә тормышы әлегә җайланмады, һаман гаилә кора алмый. Бер ир белән никахсыз гына ике ел яшәде, тегесе шул килеш тәкьдим ясамады, аерылдылар. Балалары булмады. Әнисә белән беркайчан да авылга кайтмады ул кеше, Зәлифәләр аны беркайчан да күрмәде. Әле тагын кем беләндер яши ахрысы, әтисенең кырыгыннан соң инде ничә айлар кайтып күренгәне юк. Бер зур гына түрәдә секретарь-машинистка булып эшли. Аның өчен әнисенең гел эче әрнеп тора. Зәлифә күпме арып ятса да тиз генә йоклап китә алмый, балаларын, ирен уйлый, елап та ала. Гүзәл дә әтисен сагына, тик әнисенә сиздермәскә тырыша.
Шулай әкрен генә тормыш алга тәгәри, икенче көзләр дә килеп җитте. Гүзәл дә башлангыч классны бетереп бишенчегә барды. Рәшитнең вафат булуына ел тулып узды. Әнисә исәнлеген белдереп шалтыраткалап кына торды, әтисенең елына да кайтмады.
Ял көне иде. Зәлифә бәлеш салыйм әле, бәлки Марат та кайтыр дип әзерләнеп йөри, Гүзәле өй җыештырып мәш килеп торалар иде, капка төпләренә җиңел машина килеп туктады. Ниндидер хатын-кыз бала күтәреп төште. Шофер әйберләрен ишек төбенә китереште дә утырып китеп барды. Зәлифә тышка каршы чыкса, каршысында бала күтәреп Әнисә тора. Ябыгып, агарынып киткән.
-Менә әни, оныгың белән таныш, Анфиса.
Зәлифә икесен дә кочаклап алды. Бик аптырап калса да, берни сорашмыйча өйгә алып кереп китте. Өйдә чәйләр эчеп, баланы карап, ашатып мәш килделәр. Гүзәл туганы яныннан китмәде, кулыннан да төшерәсе килмәде. Ул аны курчак урынына күрде.
Зәлифә берни сорашмады, кызының үзеннән аңлашуны көтте. Әнисә үзе сүз башлады:
-Әни, нигә мине берсе дә яратмый икән, нигә шундый бәхетсез булганмын соң мин? Бәләкәй чагымда картинәй какты, бер дә яратмады. Ир-ат та минем тәнемне генә яраталар, берсе дә хатынлыкка тәкьдим ясамый. Баланың әтисе өйләнгән кеше, бала турында ишеткәч коты алынды. Аборт ясатырга соң иде инде, югисә акча да биргән иде, баладан котылырга. Ничә еллар балага узмагач сакланган да юк иде, каян булгандыр. Әни, бу баланы да бәхетсез итәсем килми. Ул әтисенә дә кирәкми, миңа да. Аны бөтенләй больницада калдырырга уйлаган идем әле, сиңа күрсәтмичә калдырырга намусым кушмады. Әле минем арттан Ашот исемле грузин егете йөри. Ул бик бай кеше, әллә ничә магазины, заправкасы бар. Ул миңа өйләнәм ди, тик чит бала аңа кирәкми. Әни, нишләргә икән миңа?
Бу вакытта Зәлифәнең башына таяк белән тондырдылармени!Я, ходай! Бу ул үстергән баламы? Нигә ул шул хәтле мәрхәмәтсез, каты күңелле булып үскән?Я ходай, нигә шулай ?Зәлифә кызына нәрсә дияргә дә белмәде. Бәләкәй чагында кермәгәнне, хәзер утызга якынлашып килгән хатынга нәрсә өйрәтәсең?!
-Чыбык алып кына ярыр идем, яшең үткән!Үзең хәзер әни кешесең. Ходай сиңа шундый бүләк биргән. Бала кочар өчен күпме гаиләләр әллә ниләр бирерләр иде, ә син калдырырга! Ат хәтле исән-сау хатын шушы заманда бер баланы карый алмагач, үземә калдыр, карармын. Дүртегезне үстердем әле, эшкә дә йөредем, абзар тулы мал да карадым. Кайсыгыз башка балалардан ким -хур булдыгыз?Ә минем исәнлегем дә яртылаш кына бит, көндез сызланырга вакытым булмады, төннәр буе авыртынып чыкканны сез ишетмәдегез! Каян килгән ул баланы чит иргә алыштыру, оятсыз. Имезмисең дәме?
-Минем сөтем юк, -диде Әнисә башын читкә борып.
-Имезеп тә карамагансыңдыр әле, каян сөт булсын. Ходайдан да курыкмыйсың, -дип Зәлифә бала янына чыгып китте.
Әнисә бер атналап торды, бала янына кирәккәнгә генә килде, әнисе аның бала белән "сөйләшеп", яратып торуын күрмәде. Төнлә дә бала ярсый башлагач, Зәлифә үзе торып, баланы кулына алды. Бөтенләй чит баланы да кеше яратыр иде. Әллә аныкы түгелме икән?, дип тә уйлап, башы катты.
Беркөнне шулай, эшкә кадәр, мал карарга чыккан иде, капка тавышы ишетелгән кебек булды. Караса беркем юк, капка эчтән ачык. Аптырап, эшен бетерергәч, өйгә кереп китте. Керсә-бала уянган, елый. Әнисәне уятырга барган иде, тегесе урынында юк!Сумкасы белән әйберләре дә юкка чыккан! Я, ходай, качып киткән!Бу хәлне берничек тә аңлый алмыйча, Зәлифәнең аңы томаланды, зиһене таралды. Башы чатнап авырт а башлады. Хәзер нишләргә?Берничә сәгаттән дәрескә барырга, Гүзәлне мәктәпкә озатырга кирәк. Баланы кулына алгач, өстәл өстендәге язуга һәм шунда яткан төргәккә күзе төште.
“Әни, мин Ашот янына китәм. Анфисаны әлегә калдырып торам, барысы да җайлангач, кайтып алырмын. Әлегә акча калдырам, соңрак тагын салырмын”.
Төргәк эчендә акча да бар, Зәлифә карап та тормады, урынына кире ыргытты. Баланы ашатып, астын алыштырды да Гүзәлне уятты.
-Кызым бүген мәктәпкә бармассың, туганыңны карап торырсың инде. Апаң кире шәһәргә киткән. Мин дәрестән соң РОНОга барып отпуск сорармын. Нәрсәдер уйларга кирәк.
Зәлифә мәктәптә дәресләр ничек үткәнен дә сизмәде, бер тәнәфестә йөгереп кайтып та килде. Бала тыныч, Гүзәл әзерләп киткән ашарганы ашаткач, тагы йоклаган. Зәлифә РОНОга барып отпуск алды. Уку елы яңа башланды, нинди отпуск, дисәләр дә, Зәлифә алайса эштән бушатыгыз, дигәч риза булдылар. Бәхеткә каршы күрше авылдан. килеп эшләүче бер яшь укытучы да табылды.
Иң кыены бу баланың ни өчен анарда калганын кешеләргә аңлатуы булгандыр. Ничек кеше баласын тәрбияләргә хокукы бар аның, үз баласын дөрес тәрбияли алмагач?Зәлифә кеше арасына да бик чыгып йөремәде, күбрәк өйдә булды, Эшкә дә бүтән чыгып йөремәскә уйлаган иде, аның урынына калган укытучы декретка җыенгач, чакырып алдылар. Әлфизәгә(аңа исемне шулай куштырды)ике яшь тулып килә иде инде. Әнисә сирәк- мирәк хат язгалады, беркайда да эшләми икән, грузин ире
эшләтми ди, акчага да бик чумып утырганга ошамаган. Кызына ике елга берничә тапкыр әз-мәз акча салгалады, үзе кайтып күренмәде, күрәсең ире көнләшеп җибәрмидер. Зәлифәгә аның акчасы бөтенләй кирәкми, ачка беркайчан да интегеп утырмады. Һаман шулай малын да тотты, кош-кортын да асрады. Артыгын сатты да. Хәзер Әнәсе дә армиядән кайтты, бик нык ярдәм итә. Печәнне, утынны ике улы әзерләп бирә.
Әнәс зур укып тормады, шоферлар курсын бетереп совхозда эшли башлады, әнисенә зур ярдәмче. Урып-җыю вакытында ару гына акча эшлэп әнисенә кайтарып бирде. Зәлифәнең шатлыктан күзләре яшьләнде.
-Рәхмәт улым, бик шатландырдың. Киләчәктә алган акчаларың да сиңа куаныч китерсеннәр. Без аларны саклык кенәгәсенә салып барыйк, кирәк чакта алырсың, -диде.
-Әни, үзеңә кирәк әйбер ал әле, акча табылыр, - диюенә карамастан улының акчасын җыя барды. Марат институтны кызыл дипломга тәмамлап, шәһәрдә, фәнни-тикшеренү институтында орлыкчылык буенча белгеч булып эшли башлады, аспиратурага керде. Беркөнне шулай "Әни, мин булачак кәләшемне күрсәтергә алып кайтам "дип шалтыраткач, Гүзәл белән икәүләшеп бар дөньяны юып, җыештырып чыктылар. Зәлифә шатланып булачак киленен каршы алырга әзерләнде. Әлфизә дә, үзенчә тәтелдәп алар артыннан чабып йөреде. Аның теле Гүзәл апасы артыннан “әни” дип ачылды, нәнәсенә әни диде сабый. Ул хәзер бөтен өйнең яме, бар да аны яраталар. Зәлифә инде үз әнисе кайтып алып китмәсә ярар иде дип курка, шул хәтле балага ияләште.
Төш җитүгә Маратлар шәһәрдән үтүче автобус белән кайтып та җиттеләр. Килен балакай болай төскә башка матур гына, какча озын гәүдәле, мөлаем гына кыз бала.
-Таныш бул әнкәй, минем булачак кәләшем Ольга,
-дип таныштырды Марат. Зәлифә, аптырабрак торса да, анны-моны сиздермәде. Булачак килен, марҗа булса да, алчак кына, йөгереп булышып йөрегән булды. Зәлифә, русча яхшы сөйләшкәнгә, тел киртәсе бөтенләй булмады. Үзенә охшагач, яраткач теләсә нишләсеннәр дип кысылмаска булды. Кызның муенындагы тәресе генә эчен пошырды әлбиттә.
Никах турында Маратның ишетәсе дә килмәде. Туйны да шәһәрдә кафеда ясарга булдылар, иң якын кешеләр белән генә. Зәлифә Зөлфәтләрне дә чакырган иде, киленнең рус милләтеннән икәнен белгәч, сәбәп табып килмәделәр ахрысы. Зөлфәт өйләнеп шәһәрдә тора, фатир да алдылар, ике бала үстерделәр, икесе дә югары белем алдылар. Хатыны Рәүзә бик яхшы хатын, Зәлифәгә үз сеңелесе кебек булды. Күптән түгел дин юлына басты, намаз укый, мәчеткә йөри.
Филизә Нуриева
#укы
(дәвамын иртәгә укыгыз)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3