Предыдущая публикация
Ачысын! Карасын! Ярасын!
Бар минем чарасыз аптырап,
Белмәгән чакларым - кайларга барасын!?!
Юата бу хисне белмәгән,
Ничекләр кирәген түзәргә.
Авырлык килгәндә белмисең,
Сабырлык кайлардан эзләргә?!
Юллары катлаулы тормышның,
Сыгыла иң чыдам ирләр дә.!?!
Нишләмәс, хатын-кыз, чарасыз,
Ишелсә авырлык, ул зәгыйфь иңнәргә!?!
Ярый ла рухың сау,
Фикерең хөр булып кала алса.
Мең тапкыр чатнаган йөрәгең,
Яшәргә бер очкын табалса!?!
Кем белә, күрсәтми коелган,
Мәҗбүри тыелган яшьләрне.
Теләмим беркемгә, беркайчан,
Сынаулы дөньяда, ялгызы яшәүне.
...Юк- юк та, Аллаһ та,
Сыный шул, Адәмне.
Фәнүзә Галимуллина
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2