Предыдущая публикация
Булмаганны юкка ялгыйм да,
Бер елмаеп карыйм дөньяга.
Сагышымнан төннәр нурлана,
Айсыз күктән җиргә нур ява...
Әй, Ходаем, димен, мең риза!
Күрә белгәннәргә − могҗиза,
Илаһидыр ошбу табигать!
Җирдә яшәүләре бик рәхәт!
Биргән нигъмәтеңә мең рәхмәт!
Татлы дога йөри уемда,
Ялварып ла сорыйм Ходамнан:
Язма авыр көнгә калырга −
Ал алтынны, затлы туннарны −
Саулыгымнан бары аерма!
Купшылыкның юктыр кадере,
Артык байлык бирми рәхәтлек:
Ипи һәм сөт булсын табында.
Якынымны, бала-чагамны,
Сулыш биргән ата-анамны
Исәнлектән бары аерма!..
...Тигез әле, җитеш тормышлар.
Булмаганны юкка ялгыйм да,
Бер елмаеп багам дөньяга.
Өмет булса, күңел нурлана −
Кара төндә җиргә нур ява...
Халисә Ширмән
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев