Мин сине төштә күрәм.
Зират астында бүрән
Уртасында төмбоек,
Читләре яшел үлән.
Зиратның зур агачлары
Кукә таба үрелгән.
Дин юлында шаһид булган
Бикач ата шунда күмелгән.
Иртән торгач күңелемне
Туган авылыма күчерәм,
Бала чакның елы почмагын
Күз алдымнан тезеп кичерәм.
Кырыгынчы сугыш елларын...
Аналарның , балаларның елавын...
Алар белән уртаклашып,
Табигатьнең авыр сулавын.
Сугыш барган яклардан
Җанварлар себергә качты.
Алар белән рәттән
Зур су да килеп басты.
Кырга, урманга, җиләккә
Бетте ялгыз йөрүләр.
Кешегә, хайванга, авылга
Ташланды ач бүреләр.
Әби, бабайлар сөйли:
“Ленинның Сталинга каргышы”...
Өлылар сабырлыкка өнди:
“Аллаһ Тәгаләнең язмышы”...
Әтиләр, абыйлар, егетләр
Сугышта бик күп егылды.
Ә тылда аналар, балалар
Нуҗадан лимон кебек сыгылды.
Мәктәпкә чакырыла аналар,
Балалары бармагач,
Ничек итеп җибәрсен,
Балага кияргә булмагач.
Шул турында бер мәзәк,
Языйм сезгә әзерәк.
Вәли ике көн дәрескә килми,
Укытучысы сәбәбән белми.
Килгәч Вәлине әрли,
Бала җавап әзерли
Нигә калдырган дәресне,
Сөйләп бирә дөресне.
“Беренче көн килмәдем,
Әни штанны югач,
Мәктәпкә киеп киләргә
Икенчесе булмагач.
Икенче көнне күрдем:
Сезнең штан бауда, кипмәгән...
Мин кире кайттым уйлап,-
“Апа эшкә китмәгән”...
Укытучы тынып калды,
Күзеннән яше тәгәрәп.
Үзен гаепле санады,
Вәлине юкка тиргәп.
Яшь апа гафу үтенде
Һәм үзенә суз бирде;
Укучыларның өенә йөрергә,
Мәдта хәлен белергә.
Юк, бу мәзәк түгел.
Чын булган хәл, күргәннәр...
Безнең яшьтәшләр шундый хәлдә
Яшәгән, укыганнар, түзгәннәр.
Табигатьнең матур почмагына
Урнашкан минем авыл.
Эшләр эзләп, яшьләр киткән,
Картлар хәле бик авыр.
Ашны чәчеп, урмыйлар,
Басуда хайваннар йөрмиләр.
Медпункт юк, магазин юк,
Чиновниклар белсәләр дә
Хәл итүне күрмиләр,
Картлар юкка гына тиргеләр.
Руслар Кучемне “Кучум” диләр,
Әшевәнне “Ашеван”.
Нинди кәфер “Тюрметяк”не
Кушкан сиңа, авылкаем Олыбүрән ?
“Олыбүрән” булып гөрләдең
Олкәдәге барлык кешегә.
Горурланнып әйт исемеңне,
Өшама син мескенгә!
2007 ел. Авылыма барып килгәч.
Бала чактагы учаклар....
“Су буенда учак яга
Балыкчылар, аучылар.
Учак янда очрашсаң,
Кирәкмидер саучылар....”
-дип җырлаганнар элек әби-бабайлар.
Авыл янында зур таллык.
Җилдән коела кипкән ботаклар.
Шул ботакларны җыеп,
Яндырдык без учаклар.
Ут ягабыз иде учакка
Булмаганда керосин.
Шуның яктылыгында
Дәрес хәзерләп киләсен.
Керосин юк, шырпы юк,
Яшәгәнбез шул чакта.
Ел буена ут сүндерми
Саклаганбыз учакта.
Әгәр утың сүнеп калса,
Йөгерәсең күршегә,
Учагында уты янса,
Тотындырып бирә күмергә!
Утым яна учакта.
Тозсыз пешә борчак та.
Борчак ботка ашарга
Күршем керә кунакка.
Абынабыз, егылабыз,
Тал җыябыз кочакка.
Әниләргә ярдәм була-
Утын булса учакка.
Колхоз кырында, игендә
Аш пешәдер учакта.
Әниләргә ияреп, ярдәмгә
Без дә йөрдек шул чакта.
Зурлар әйтә: “общепит”
Шуны булса да ашап кит”.
Повар : “Черпак норма-
Советская форма,” –
Добавканы сорама.
Сентябрьдә укымыйча
Җитен йолкып, башак җыябыз.
Апа: “ Без – колхозга булышчы,
Сугышта җиңүгә ярдәмче”,- дисә,
Норманы тиз үтәп куябыз.
Абыйның кесәсендә
Иске мамык, чакма таш.
Ут чыгарып, учак яга.
Шунда апа пешерә аш.
Кем нәрсә китерә ала,
Шуннан “шырчай” пешерә.
Матур мактау сүзләр белән,
Бүлеп безгә төшерә
Бәрәңге, чөгендер, шалканны
Учак көленә күмә.
Ял итәргә утырсак,
Безгә шуларны бүлә.
Мәктәпкә утын кискәндә
Ботаклардан янды учаклар,
Нинди авыр булса да,
Сагындыра шул чаклар.
Кеше рухи яктан бай иде:
Хәлебезчә бер-беребезгә булыштык.
Ашамлыкны, киемнәрне
Уртаклаштык, бүлештек!
Ничек онытыйк балачакны?
Ялан аяк йөргән чакны?
Барысын да күрдек, түздек,
Сүндермәдек ярдәм учакны!
2007 ел. Авылга кайткач.
P.S.
Беркемне дә гаепләү юк:
“Син алай да син болай”
Мәдти яктан ярлы идек,
Ләкин рухи яктан бай. https://ok.ru/profile/346819214855https://ok.ru/profile/346819214855https://ok.ru/profile/346819214855
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 8