8 комментариев
    24 класса
    12 комментариев
    26 классов
    2 комментария
    8 классов
    Сура 78Ан-Наба "Весть"
    4 комментария
    46 классов
    Камил ҖИҺАНШИН. Боцман (Әсәрдән өзек) ...Әллә кинәт исеп куйган җил, әллә бөтен нәрсәне җимерүче вакыт тетрәп торган тигезлекне ашады: тылсым белән генә тау сырты тармагының башында эләгеп торучы гаять зур таш селкенде һәм кыя маңгаена бәрелеп вакланды, үзенең артыннан кәүсәләре киселгән агачларны, ташларны ияртеп, аска тәгәрәде. Боцман читкә тайпылмакчы булды, ләкин таш ишелмәсе аны эләктереп алды һәм канга баткан болан түшкәсе артыннан ияртеп алып китте... https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2024-08-29/kamil-i-anshin-botsman-s-rd-n-zek-3903013?utm_source=odnoklassniki&utm_medium=social&utm_campaign=54255040331778
    3 комментария
    17 классов
    Ильяс САЛИХҖАН. Сәмигулланың бәхете. Хикәя (2) Үткән кыш ирен бистә наркоманнары төнге сменадан кайтканда кыйнап үтергәннәр икән. «Бу турыда сүз чыгарып ярасына кагыла күрмә!» – дип кисәтте ул Сәмигулланы. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2024-03-04/ilyas-salih-an-s-migullany-b-hete-hik-ya-2-3667177
    2 комментария
    39 классов
    39 комментариев
    70 классов
    Китеп барыш Яшел җәйнең нигъмәтләре белән Сыйлап безне китеп барышы. Яфрак йөзләрендә тимгел таплар – Көз төсмере инде кагылды. Күп тә үтмәс, күчмә кошлар китәр, Көн күзеннән сирпи моңсулык. Таң чыклары җиргә коелганда, Ап-ак томан тоташ уйсулык. Көз дә түгел әле, инде җәй дә... Әллә нинди моңсу бер ара. Үтеп барган җәйдәй гомерне дә Туктатырдай юк ул бер чара. Китүләрнең килүләре була – Җәй ул килер, килә әйләнеп. Ятар әле татлы сые булып, Урман җиләкләре бәйләнеп. Җәйләр сыман китеп барырбыз да... Юк, килербез без дә әйләнеп. Моң булыпмы, нурмы?.. Өзелми ул Мәңгелекнең гомер сәйләне! Өзелмии! *** Яшел җәем, саубуллашкан чакта Рәхмәтемне әйтеп калыймчы. Җете бизәкләрең, исләреңне Күңел сандыгыма салдымчы. Уяттылар сайрап таң кошларың, Йомшак җилләр чәчтән сыйпады. Исреп хуш исенә чәчәкләрнең, Сәхрәләрең ничә буйладым. Кояш нурларында иркәләндем, Җир сулышын тоеп кинәндем. Җиләк җыйган чакта аланыңда Йөрәк җырларымны көйләдем. Синең кочагыңда ваклыклардан Өстен булып кына яшәдем. Тешне камаштырган чишмә суың Эчеп, валлаһи дим, яшәрдем. Әбекәем сыман бигерәкләр Булдың да соң, җәем, мул куллы. Яшел моңнарыңны уйнап торды Урман оркестры мең кыллы. Нарат урманнарың саф һавасы, Рәхәтлеге белән сыйлады. Каеннарым-ахирәтләр белән Серем уртаклашып туймадым. Һәр үләнең, яфрак-тамырларың Сырхауларга булды мең шифа. Табиб та син, җандаш, моңдаш да син – Гомер буе гашыйк мин сиңа. Басуларың алтын тук башаклы, Зәңгәр кыңгыраудай күкләрең. Игелекҗан җәем, рәхмәтемне Шигырь итеп яздым, түзмәдем. *** Кышларда да сые өстәлемдә, Мәтрүшкәле, баллы чәйләре. Алыштыраммы соң башка җәйгә Туган җиркәемнең җәйләрен. Газиз җиркәемнең җәйләрен. Зәйфә Салихова.
    1 комментарий
    10 классов
    Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (2) – Сыерларны кич саварбыз, – диде Əмирхан.Əлегə кая барганны белмибез, көнбатыш якны тик кояшка карап чамалыйбыз... https://tulpar.info/articles/d-nya-bu/2024-04-17/kim-yamaliev-k-t-sukmaklary-bulgan-h-l-2-3729488
    2 комментария
    44 класса
    Илеш районының Шәммәт авылында шагыйрь Роберт Миңнуллинның бюсты һәм музее ачылды. Анда шагыйрьнең туганнары, Башкортстан һәм Татарстанның мәдәният өлкәсе вәкилләре, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Бюст авторы — Тимофей Тюрин.
    5 комментариев
    61 класс
Закреплено
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
Показать ещё