Предыдущая публикация
Кар башларын сыйпый ак буран.
Ак бураннар кочып йѳрим әле,
Ә кʏӊелгә инде яз тулган.
Кыш азагы, әле бураннар да
Бѳтенләй ʏк кʏчеп китмәгән.
Кыш нык тора, язгы нурлар белән
Керфекне дә кояш ʏпмәгән.
Энҗеташтай сылу иде карлар,
Картая икән шул алар да,
Мѳлдерәмә тулган кʏӊел кебек,
Йомшап, зиhеннәре тарала.
Yз җаена сәгать вакыт саный,
Ә телләре — кѳмеш чук кебек.
Карт карларныӊ башын йомшак кына
Ак бураннар сыйпый, ʏз кʏреп.
Челтер-челтер агып карлар китәр,
Хәтерләрдә калыр аклыгы.
Леп-леп йѳрәк кʏкрәк читлегендә
Саный гомерләрнеӊ алтынын.
Тәнзилә Назарова-Исәнбирдина
"Гомер кәрәзе" Уфа 📚📚📚
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1