Мигъраҗ киче — пәйгамбәребезнең
Күккә ашкан төне, изге төн.
Без онытыйк көнлек мәшәкатьне,
Ике дөнья бүген бербөтен.
Ахирәт бар. Мәңгелек гамь белән
Көтеп тора адәм баласын.
Миграҗ киче янә бер искәртә
Кайдан килдек, кая барасын.
Көнлек ләззәт өчен ызгышулар,
Бугазлашу байлык хакына,
Сукыр бер тиенгә тормаганын
Аңлата ул дөнья халкына.
Яшен тизлегендә үтәр яшәү!
Мәңгелеккә китә һәрбер җан.
Җәннәт яки тәмуг көтеп тора —
Тоя микән шуны синең аң?
Ташла дөнья эшен! Бар мәчеткә!
Бүген бөек Мигъраҗ кичәсе.
Аңла, бәндәм, теге дөньяда бит
Кузга басып, утлар кичәсе!
Гафу үтен Аллаһ каршысында,
Кабул була бүген догалар!
Саулык сора, гыйбадәтле гомер,
Имин булсын берүк дөньялар.
Аллаһ бөек, Аллаһ гафу итә,
Артта калсын ялгыш, хаталар.
Мигъраҗ киче бүген, замандашлар,
Кечкенәләр, абый-апалар!
Ләйсән КӘШФИ.
24 гыйнвар, 2025 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1