Күләгә (2)
Кунаклар таралып беткәч, улын чакырып алып, каты итеп бер генә сүз әйтте Әминә апа:
– Зәйтүнә, сиңа тиң түгел. Ничек килгән, шулай кайтып китәргә тиеш!
Хәлим бу сүзләрдән соң коелыплар төште. Ничек, әнисе үзенә тузан да кундырмый үстерде, нигә бүген килеп улына шундый катгый таләп куя ул?
– Әни, яратам мин Зәйтүнәне, үземнән дә артык күреп яратам! Без мәңге бергә булырга дип сүз куештык, әни.
– Теләсәң онытып була, улым! Вакыт оныттыра. Мин нәрсә әйттем – шуны эшлисең. Дөньяда кызлар бетмәгән, башкасын да шулай яратырсың. Бар, уйла, ничек кайтарып җибәрәсең, анысын үзең беләсең! https://tulpar.info/articles/d-nya-bu/2025-01-17/m-ryam-sh-msieva-k-l-g-2-4086867?utm_source=odnoklassniki&utm_medium=social&utm_campaign=54255040331778
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11