Якташыбыз, талантлы шагыйрә Нәҗибә Сафина вафат.
Нәҗибә Әхмәтнур кызы 1949 елның 2 мартында Яңавыл районының Кисәк-Каен авылында туып үскән, Карман мәктәбен тәмамлаган. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып, диплом алгач, укытучы, редакция хезмәткәре булып эшли. 1990 елдан Казанда төпләнә, 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. "Таң кошы", "Кан хәтере", "Өтерләр юк йөрәк тибешендә", "Мәсәл вә мәсьәлә", "Каеннар ник кара таплы" исемле китаплар авторы. Нәҗибә Әхмәтнур кызының "Кош теле", "Мәче фәлсәфәсе", "Аккош күле", "Камка һәм яфрак капка" китаплары исә нәниләргә зур бүләк булды.
Нәҗибә ханым көчле, тирән белемле, тәрбияле, зыялы, туган телен яратучы, аның өчен җан атучы ватанпәрвәр шәхес иде. Якташлары белән һәрчак аралашып яшәде.
Тыныч йокла, Нәҗибә апа!
Гөлнара Гыйлемханова.
Редакциядән: Мәрхүмәнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз 🙏
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6