Улы гаиләсе белән капка төбендә көтеп торадыр кебек тоелды. Шылтыратырга уйлап, телефонын кесәсеннән бер алды, бер кире салып куйды. Күзен юлдан ала алмады. Тик, никадәр көтсә дә, капка төбе буш иде. Өенә кереп киемен алыштырды, мунча ягарга дип, ишегалдына чыкты. Күбрәк ягыйм, кызурак булсын, бүген оныгым кайта бит, мунча чабармын, улымның дәвамы – нәселебезнең дәвамы, дип уйлады ул. Яратмаган-өнәмәгән киленен исенә дә төшермәгәнлеген шәйләп, тагын бер елмаеп куйды. Йортына кергәч тә күзен тәрәзәдән ала алмады, еш-еш сәгатькә карады. Автобус белән кайтсалар, инде кайтып җитәргә тиешләр иде. “Юк инде, яшь бала белән ничек автобуста йөрсеннәр, такси белән кайтырлар”, – дип, үзен юатты... https://tulpar.info/articles/d-nya-bu/2025-01-06/r-fis-salih-anova-kitek-b-het-1-4076250 https://tulpar.info/articles/d-nya-bu/2025-01-06/r-fis-salih-anova-kitek-b-het-1-4076250
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 10