Нигез ташы. Хикәя (1)
Сираҗия әби бүген таң нурлары белән уянды. Тышта көз салкыны. Яңгырсыз, шомлы да, ямансу да иртәнге сәгатьләр иде. Дымлы суык көз тизрәк үзенең кануннарын корырга ашыга. Күкне каплап алган кара-соры болыт, кояшка ирек бирми тарткалаша, котсыз һәм күңелсез. Әби, авырткан сөякләрен, сызлаган буыннарын көчкә-көчкә генә кузгатып, аякларын җылы мамык юрган эченнән җайлап кына чыгарып, киленен уятмаска тырышып, урыныннан торып утырды, аннары тәрәзә пәрдәсен күтәреп тышны күзәтте. Яңгыр булыр, ахрысы, дип уйлады һәм күзен бушлыкка төбәде. Тирән уйларга чумып, белгән догаларын укып, шул рәвештә утыра бирде. Тәрәзәгә, сөйләргә сүзләре күп шикелле, агач ботаклары шыбыр-шыбыр килеп сугылды. Алар да Сираҗия әби белән яшьтәш, гомер буе сердәш булдылар... https://tulpar.info/articles/d-nya-bu/2025-01-04/lena-m-h-m-tova-nigez-tashy-hik-ya-1-4074592
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3