Туймазыда яшәп итүче Зөлфия Сафинаның шигырьләре һәм Нефтекама шәһәреннән Дилбәр Исраеваның чәчмә әсәрләре бертавыштан З.Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшриятына тәкъдим ителде.
Зөлфия Сафина (тумышы белән Чакмагыш районыннан) шигъриятенең метафораларга бай булуы, авторның телне бар нечкәлекләре белән тоюы билгеләнде. Шагыйрә аз, әмма уңышлы иҗат итә, кабатланмас образлар, тел бизәкләре тудыра.
Дилбәр Исраева (Тәтешле районында туып-үскән) хикәяләре исә мавыктыргыч сюжеты, психологизмы белән игътибарны җәлеп итә. Гаилә мөнәсәбәтләре, мәхәббәт тематикасы заман укучысын кызыктырырдай. Кулъязма "Яшьләр тавышы" сериясенә тапшырылачак.
Авторларга карата шулай ук тәнкыйть фикерләре яңгырады, эшлекле киңәшләр җиткерелде.
Фикер алышуда, утырышта катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 8