Предыдущая публикация
Мәктәп директоры Ришат Гыйльманов әйтүенчә, Ш. Бабич исемен йөртүче мәктәптә иҗат кешеләре — һәрчак көтелгән кунак.
Без монда 5, 6 сыйныф укучылары белән бергә ачык дәрестә катнаштык. Тәҗрибәле укытучы Илфира Газина татар әдәбияты дәресен бик җанлы итеп алып барды. Арада шигырь язучылар да бар икән. 5нче сыйныф укучысы Илназ Гайсин абыйсына багышлап шигырь иҗат иткән.
Муса Җәлилнең "Имән" шигырен укып, балалар "Кешедән соң нинди эз кала?" дигән фәлсәфи сорауга җавап эзләде. Уйга калып кайттык: "Ә бездән соң нинди эз кала?"
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев