Яндавишча китаплы булды
Ниһаять, Яндавишча авылы да китаплы булды - төбәк тарихчысы Нәфисә Мусинаның " Ендовищи - село в Татарской степи" дип аталган 2 томлык китабы басылып чыкты. Бу - Түбән Новгород өлкәсе татар авыллары турында унҗиденче китап, ә авыллар саны - 34. Һәм менә Яндавишча авылында, кайчандыр Нәфисә ханым директор булып эшләгән мәктәптә, бу китапны тәкъдим итү чарасы үтте, анда ирем белән без дә катнаштык. Түбән Новгород өлкәсендә төбәк тарихчылары күп түгел, һәм алар барысы да диярлек китап бәйрәмендә катнашты, бу үзенә күрә татар краеведларының бер җыелып алуы да булды. Зур Рбишчадан Әлфия Мөхәммәтҗанова һәм Харис хәзрәт Исмаилов, Пашаттан Сәрия Аймалетдинова, Уразавылдан Раушания Каюмова, Семеновкадан Әббәс Назеров, Әтәравылдан Хөсәен Аймалетдинов һәм мин Түбән Новгород өлкәсендә татар тарихы буенча эзләнүләр алып барабыз, хезмәтләр язабыз. Һәм менә төбәкчеләр арасына, үзенең саллы китаплары белән, Нәфисә ханым Мусина да килеп өстәлде. Аның бу хезмәте башкалардан нәрсәсе белән аерылып тора соң? Чыгыш ясаучылар, шул исәптән Кызыл Октябрь районы хакимият башлыгы урынбасары Рәүф Ваһапов, өлкә татарларының милли- мәдәни мөхтәрияте рәисе Мирзәхләм Абдулганиев , мин үзем дә шушы сорауга җавап бирергә тырыштык.
Нәфисә ханым - белеме буенча тарихчы, заманында Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Бәлки шуңа күрәдер, аның язганнары бик конкрет, күбрәк фактлардан һәм саннардан тора. Китабын язганда, башка төбәк тарихчыларыннан аермалы буларак, ул үз юлыннан киткән. Гадәттә, төбәк тарихы буенча хезмәтләрдә төп басымны ревизия материалларына, метрика документларына ясыйлар, шәҗәрәләрне файдаланалар, топонимика, халык авыз иҗатын кушалар, сугышларда катнашучыларның исемлеген бирәләр. Моңа колхоз төзелеше, репрессияләр дә өстәлергә мөмкин, авыл халкы турында мәгълүматны да мулдан бирәләр. Дөрес Нәфисә Мусинада да авыл тарихы, репрессияләр, дин әһелләре турында мәгълүматлар бар, әмма ул беренче планга егерменче гасырда Яндавишча авылыннан сугышларда катнашкан, гарипләнгән, үлгән, юкка чыккан ир- егетләрнең язмышын чыгара, ә алар йөзләгән, меңләгән... Беренче бөтендөнья сугышында Яндавишчадан 195 кеше катнаша, аларның күбесе гарипләнә, хәбәрсез югала, үтерелә, араларында керәшен татарлары да бар... Автор аларның һәрберсе турында җентекле мәгълүмат биргән. Бездә Беренче бөтендөнья сугышы турында аз язалар, югыйсә, егерменче гасыр башында иң зур фаҗига шул була бит, милләтебезгә, гаиләләргә ул зур югалтулар китерә.
Әйткәнемчә, Яндавишчада чукындырылган татарлар да булган, ләкин күп түгел. Нәфисә Мусинаның китабында бу хакта мәгълүмат бар, ул авылдагы керәшен зиратының фотосын да биргән. Бу якларда көчләп чукындырылган хатын-кызларны, яңадан исламга кайткан өчен, Идел аръягындагы Макарьевка монастырына яба торган булганнар, алар шунда эзсез юкка чыккан. Качканнарын исә яңадан тотып, Себергә сөргәннәр. Яндавишча керәшеннәре турында, "Көндез чукынган, төнлә мөселман " дип әйтә торган булганнар, чөнки алар барыбер качып кына ислам динен тотканнар. Кызганыч, милләтнең бу фаҗигасе әле тиешенчә өйрәнелмәгән, югыйса, бу якларда һәр татар авылында диярлек керәшен каберлекләре бар бит...
Әйткәнемчә, Сталин чорындагы репрессияләр турында китапта азмы-күпме мәгълүмат бар. 1933 елны авылда 294 кеше сайлау хокукларыннан мәхрүм ителә, аларның күбесе дин әһелләре, хәлле кешеләр була. Бу " лишун " нарны сайлауларда катнаштырмыйлар, пенсияләрен, пособиеләрен туктаталар, аларга совет учреждениеләрендә эшләргә рөхсәт ителми, балаларын мәктәптән куалар, югары уку йортларына алмыйлар. Ул гына да түгел, аларга зур налоглар салалар, түли алмадылар, дигән сылтау белән, мал- мөлкәтләрен тартып алалар, сатуга куялар, йортларыннан куып чыгаралар. Шушы коточкыч хәлләрдән котылу өчен, ягъни, лишуннар исемлегеннән чыгу өчен, дин әһелләре, газетага белдерү язып, муллалыктан ваз кичәргә тиеш була, балалар ата- аналарыннан баш тарта. Ягъни, Яндавишчада өч йөзгә якын татар менә шулай эзәрлекләнә, бу бит балалары белән меңнән артык кеше, дигән сүз! Шушы хәлләргә түзә алмыйча, авыл халкының бер өлеше, ишле гаиләләре белән кубарылып, Мәскәүгә чыгып китә, зур шәһәрләргә кача. Ә аларны анда иң авыр, кара эш кенә көтеп тора, бу авыл татарлары Мәскәүдә йөкчеләр ( носильщиклар), урам себерүчеләр булып ялланалар, метро төзелешенә җир асларына төшәләр, подвалларда яши башлыйлар...
"Вначале они (прежде всего торговцы, духовенство и вообще " противники советской власти") лишились политических прав. Затем их имущество продавалось " с молотка " в счет уплаты государственных налогов и недоимок. Часть крестьян деревни, не дожидаясь конфискаций, распродавала свое имущество, "самораскулачиваясь". (... ) 1930 е годы можно назвать периодом массовой миграции ендовищенцев в Москву." ( Нафися Мусина. Ендовищи - село в Татарской степи. - Москва, 2024, стр. 248. )
Әйе, шушы хәлләрдән соң Яндавишча халкының күпләп читкә китүе башлана, ул бүген дә дәвам итә. 1930 елны Яндавишчада 4206 кеше булган, хәзер исә биш йөзгә дә тулмый. Шушы җәберләргә, талауларга түзә алмыйча туган авылларын ташлап китәргә мәҗбүр булган татарларның бүген Мәскәүдә дүртенче, бишенче буыны яши, алар инде шәһәр кешеләре, кайтсалар да, монда кунак булып кына кайталар. Дөрес, Мәскәүдә яшәп тә, авылга ярдәм итүче татарлар бар, ләкин алар күп түгел шул, Яндавишчага һаман үз көнен үзе күрергә туры килә...
Бу авыл заманында бик дини, укымышлы булган, 19 гасыр азагында анда инде 5 мәчет, 3 мәктәп- мәдрәсә эшләп торган, анда ике меңнән артык кеше яшәгән. Өлкәдәге иң борынгы мәчет тә Яндавишча авылында, ул 1782 елда төзелгән булган, хәтта совет чорында да эшләп торган, хәзер исә анда дини дәресләр укыталар. Нәфисә ханымның китабыннан күренгәнчә, Сталин чорында дин әһелләре коточкыч репрессияләргә дучар була, 22 кеше хөкем ителә, муллаларын атып үтерәләр. Әмма халык барыбер динне ташламаган, авылда яңа мәчет тә бар, анда көнгә 5 тапкыр азан әйтеп, намаз укыла, без дә анда ирем белән берничә тапкыр җомга намазы укыдык, халык шактый күп иде.
Авылда 9- еллык мәктәп бар, татар теле анда атнага бер сәгать укытыла икән. Бу авыл милләтебезгә Мөхәммәт Миначев кебек азатлык көрәшчесен, Наилә Фатехова, Марат Башаров кебек артистларны, Мәскәүнең Тарихи мәчетендә имамлык иткән Хәсән хәзрәт Фәхретдиновны, бүген дә шул мәчеттә имамлык итүче Салих Сейфетдиновны, юридик фәннәр кандидаты Нуриман Фәйзрахмановны һәм бик күп намуслы, булдыклы кешеләрне биргән.
Нәфисә ханымның китабына анализ ясаганда, мин үземнең тәкъдимнәремне дә әйттем. Хәзер бу китапның дәвамы сорала, бигрәк тә тарих өлешендә, милләт язмышына кагылган темаларда өстәмәләр кирәк булачак әле. Яндавишча тарихын 17 гасыр белән генә бәйләп өйрәнәләр, ул Нәфисә Мусинаның китабында да шулай күрсәтелгән. Ә ул бит борынгы Курганлы- марлы авыл, халык сөйләве буенча, аңа кимендә 14 гасырда нигез салынган булырга тиеш. Китапта авылдан чыккан нәселләр, аларның шәҗәрәләре, халыкның көнкүреше, һөнәрчелек, җир- су атамалары, халык авыз иҗаты, истәлекләр чагылыш тапмаган. Хәер, Нәфисә ханым үзе дә бу юнәлештә эзләнүләр алып баруын әйтте, бәлки китабының дәвамын да язар әле, ин шәә Аллаһ! Әмма ул китап татарча булсын иде, татар телендә! Югыйсә, татар авыллары турындагы 17 китапның нибары берсе генә татар телендә бит, калганнары барысы да русча! Татарча Актук китабы заманында Финляндиядә, бу яклардан күчкән мишәр язганга гына үз телебездә дөнья күргәндер, мөгаен...
Тагы бер тәкъдимем, монысы барлык төбәк тарихчыларына да кагыла - мондый хезмәтләрне язганда, татар чыганакларына да мөрәҗәгать итегез, алардан үзегез өчен күп мәгълүмат табарсыз! Ризаэддин Фәхреддиннең 4 томлык " Асар " ын укымыйча торып, мәчетләрегез һәм имамнарыгыз турында тулысынча белә алмассыз . "Халык авыз иҗаты" томлыкларын өйрәнмичә торып, мишәрләрнең борынгы мәдәниятен белә алмассыз. Бу темага үзегезгә кадәр язган каләмдәшләрегезнең хезмәтләрен укымыйча, яңа фикер әйтә алмассыз... Казан архивлары, Казанда чыккан китаплар белән эшләргә тырышыгыз, чөнки заманында бу төбәк Казан ханлыгына кергән, мишәрләрнең тарихы да татар башкаласында саклана...
Фәүзия Бәйрәмова- Аймал,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
7 февраль, 2025 ел.
Түбән Новгород өлкәсе.
Комментарии 3