Үземнең матур түгеллегемне белеп үстем. Әни миңа карап уфтана иде дә: «Ярар, кызым, матурлык туйда гына кирәк, бәхетең булсын», – ди иде.
Көзгегә карарга яратмый идем. Чәч дисәң, чәч бирмәгән, йөз дисәң, йөз, буй дисәң буй-сыны да чамалы.
...Урамыбызда бездән берничә генә өй аша бер гаилә яши иде. Аларның балалары күп, ләкин барысы да малайлар. Ник бер кызлары булсын? Язын өйләр юганда, җәен бәрәңге чүпләре утаганда әниләре булышырга мине дә чакыра.
Эштән курыкмый идем. Җитезлегем дә бар, көчем дә ярыйсы. И-и мактый иде дә инде әниләре үземне. Мактаганны кем яратмый? Минем дә күңелем булып, үзе чакырмаса да, булышырга дип керәм дә җитәм, керәм дә җитәм.
Алар барысы да шундый чибәрләр! Әтиләре кап-кара чәчле, томырылып тора торган кап-кара күзле. Әниләренең чибәрлеген күрсәң! Малайлары да үзләренә охшаган. Олысы миннән өч-дүрт яшькә генә зур. Кайчагында булышырга дип бары аны күрер өчен генә дә керәм. Ямьсез булсам да, минем дә җаным бар бит...
ХИКӘЯНЕ ТУЛАЕМ САЙТЫБЫЗДА УКЫРГА МӨМКИН:
Тулырак: https://yashel-uzan.ru/news/iat/bulma-matur-bul-baxetle-tormystan
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев