"Пенсия ялына чыккач намазга басырмын әле..."
Аллаһ әйтте:
“Без сезгә вәгазьләнерлек озын гомер бирдек ки, (шул гомер эчендә) вәгәзләнүче акылга килсен өчен. (Аннан да бигрәк) Сезгә үгетләүче килде.”
Фәтыр сүрәсе, 37 аять.
Бу аятьне тәфсирләп Ибн Гәббәс: "Бу сүзләрнең мәгънәсе: "әллә Без сезгә алтмыш яшькә хәтле яшәргә мөмкинлек бирмәдек мени?", - дип әйтте.
Ягъни алтмышка җиткәч кешенең: "Аллаһ миңа гомеремне озынайтса, мин гыйбадәт кылырмын, яхшы гамәлләр кылырмын", дип әйтергә хакы булмаячак. Чөнки аңа шактый гомер бирелгән һәм аның сылтау табырга мөмкинлеге юк инде. Алтмыш яшь – аңлар һәм белер өчен җитәрлек вакыт.
Шуның өчен әгәр Аллаһ әҗәлеңне алтмышка хәтле кичектерде икән, тәүбәгә килергә ашыгырга кирәк. Инде алтмыштан узып күпме генә гомерең калгандыр?
Пәйгамбәребез әйтте:
"Минем өммәтемнең яшәү дәвамлыгы – алтмыштан алып җитмешкә хәтле, һәм шушы чикне бик аз кеше генә узып чыга".
(Ибн Мәдҗәһ җыентыгыннан)
Бик гыйбрәтле хәдис! Димәк, алтмыш-җитмеш яшьне безләрдән бик азы гына узып чыгачак, ягъни бик аз кешеләр генә сиксәнгә, туксанга җитәчәк. Ә күпме кеше яшь килеш үлеп китә? Күпмесе кырыкка да җитми! Алтмышны көтеп ятырга кирәкми, пенсия ялын көтеп ятырга кирәкми! Уйлап карагыз әле! Мондый хәдис ишеткәннән соң без нишләргә тиеш соң!?
Хәсән әл-Бәсри әйтте: "Калган вакытыңны төзәт, шул чагында Аллаһ үткән гомереңне (ягъни кылынган гөнаһларыңны) гафу итәр." Һәм әгәр син шул ук тәртиптә яшәвеңне дәвам итсәң, ягъни гөнаһлар кылып, гыйбадәттән баш тартып, тәүбәгә килмичә, мондый очракта, син үткән гомереңне дә киләчәк (калган) гомереңне дә югалтырсың, ычкындырып җибәрерсең, ягъни алар сиңа файда китермәс. Һәм киресенчә, кылган гөнаһларыңнан баш тартып, алар өчен тәүбә итсәң, һәм киләчәк гомереңне гыйбадәттә, яхшы гамәлләрдә уздырсаң, шул чакта уңышка ирешерсең – Бөек Аллаһ гөнаһларыңны гафу итәр.
Үлемгә битараф булырга кирәк түгел, үлемне гел истә тотарга кирәк. Беркем дә үзенең кайчан һәм кайсы җирдә үләчәген белми шул...
Аллаһ барчабызга да хәерле тормыш насыйп итсен! Әмин!
Динебез Ислам
Нет комментариев