Предыдущая публикация
Минбагис сүз.һәм көе.
Тиздән гөрләвекләр агар,-
Көннәр язга авыша.
Тәүге тамчылар тамалар,
Гашыйк җаннар кавыша.
Кушымта: Гөрләвекләр агыр чак,
Сыерчыклар кайтыр чак.
Өзелеп сөйгән ярыңны
“Сөям!”-диеп әйтер чак.
Язның һәр көне бер гомер,
Илһам чәчкә атып кал!
Бәхет канатланыр вакыт,
Ычкындырма тотып кал.
Кушымта.
Гөрләвекләр агып туктар,
Елга кайтыр ярына.
Иң кадерле минутларың
Арна сөйгән ярыңа!
Кушымта.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев