Предыдущая публикация
#Трезвоесело2023
#МечетлинскийРДК#БольшеокинскаяЦКС
2023 елның 13 октябреннән 15 октябренә кадәр “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе уза.
Олы Ака авылы да бу акциядән читтә калмады, зур активлык күрсәтте. Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Альбина Сәгит кызы Нурыева диктант яздырды. Һәрбер катнашучы сертификатка ия булды. Барлык катнашучыларга алдагы эшләрендә дә уңышлар теләп калабыз.
Акция бөтен дөнья буйлап яшәүче татарларны берләштерүгә, татар әдәби телен белү белән кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә булган мәхәббәтне арттыруга юнәлдерелгән.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев