ЯР ЧАЛЛЫ ШӘҺӘРЕНДӘ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ!
Кадерле дуслар, 7 октябрьдә 18.00 сәгатьтә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Зифа Кадырова юбилее уңаеннан "Бәхеткә юл кайдан? " спектакле күрсәтәләчәк.
«Бәхеткә юл кайдан?» мелодрамасы - гаилә кыйммәтләре һәм сукбайлар язмышы турында. Төп героиня Диләгә үз җилкәсендә зур сынаулар кичерергә туры килә (мыскыл итеп, кыйнап торучы ир һәм исерек, анасына кул күтәруче малай, бар нәрсәгә дә битараф, ваемсыз, байлык турында гына уйлаучы кыз). Диләгә аларнын барысын да җиңәргә мәхәббәт ярдәм итә.
Нәрсә ул бәхет? Бәхеткә юлны ничек табарга? Спектакль геройлары раславынча, бәхет үз кулыгызда, ул сезнең аяк астында! Тик кешеләр аңламыйлар, һаман бәхеткә юл эзлиләр...
Режиссёр-Тимур Кулов
🔹Спектакль синхрон рәвештә рус теленә тәрҗемә ителә.
📲 Билетлар алу өчен сылтама: https://bileton.ru/event?id=101862
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев