Предыдущая публикация
Кирәк әйберләр.
Камыр өчен:
200 г акмай,
100 г шикәр комы,
1 йомырка,
бераз гына тоз,
1 балкашыгы камыр көпшәкләгеч яки ярты балкашыгы сода,
250 г он.
Эчлек өчен:
350 г чамасы кибет каймагы,
200 г эремчек,
150 г шикәр комы,
5 йомырка.
Эш барышы:
йомшак май белән шикәр комын уабыз. Шуңа он, тоз, камыр көпшәкләгеч кушып, валчык хәленә килгән камыр басабыз. Ахырдан 1 йомырка кушып, камыр басуыбызны дәвам итәбез. Камырны 30 минутка суыткычка куябыз.
Таба төбен майлап, кул белән генә камырны җәябез. Барлык ингредиентларны кушып болгаткан эчлекне камыр өстенә җәябез. Камырның кырыйларын бармак белән генә тигезләп чыгабыз.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев