❓Күп сүзләр йөрде... Янәсе, Айгөл Сагынбаева иреннән аерылган да, үзеннән әллә ничә дистә яшькә зур ир-атка кияүгә чыккан...
👩: «Язмыштан узмышлар юк», - диләр бит. Күрәсең, шушы язмышым мин туганчы ук маңгаема язылып куйган булгандыр. Күрәзәче, им-томчы ише кешеләргә бөтенләй ышанмыйм, аларга йөрүне дә бик өнәп бетермим. Тик шулай да, Казанга укырга китәр алдыннан бер күрәзәче белән очрашырга булдым. Кулыма карап, алда күрәчәгемне әйтеп салган иде. Ул вакытта аның әйткәнен чынга да алмадым, ә ул шунда ук беренче никахымның уңышсыз барып чыгачагы хакында юраган иде. Гаиләбез ни сәбәпле таркалуы тамашачыны борчыйдыр. Бер-беребезне бөтенләй аңламый яшәдек дип әйтә алмыйм: кирәк чагында юл куешып, ярдәм итешеп кенә тордык. Алты ел бергә яшәдек, әмма иптәшем тотып кына бер җирдә дә эшләмәде. Акчага интегеп яшәдек дип әйтүем түгел. Ул гастрольләрдә минем белән булды, концертлар оештыруда зур ярдәм күрсәтте. Тик балабыз тугач, минем өйдә әни булып, эштән ирен кайтуын көткән хатын буласым килде. Акмаса да, тамып торыр дип, күп түләмәгән очракларда да, кечкенә баламны өйдә калдырып, җырларга чыгып китә идем. Гаиләдә хатын-кыз матди иминлекне кайгыртучы булгач, авырга туры килде. Зур-зур җирләрдә эшләгән танышларым аша аңа эш тә белешеп карадым, абыем да тәкъдим итте, ләкин аларның тәкъдимен ул кире какты. Эшкә урнашып киткән булса, мөнәсәбәтләребез ныгып, ничек тә җайланыр иде. Минем фикеремчә, ир-ат эшләргә тиеш. Бала хакына соңгы минутарга кадәр тырыштым, тик барып чыкмады. Мәчеткә талак әйтергә баргач та, хәзрәт иптәшемнән: “Ул артист кеше бит, читкә йөргәндер, аерылышу сәбәбе шулмы?” – дип сорады. Ирем аның соравына төгәл “юк” дип җавап кайтарды. Ул миндә бервакытта да шикләнмәде. Шуннан соң хәзрәт белән бәхәсләшә башлады. Кыска гына бу сөйләшүдән дә хәзрәт: “Аерылышу сәбәбен хәзер аңладым”, - диде.
Күпләр әлеге тормыш иптәшем гаиләбез таркалуга сәбәпче булды дип саный. Юк, алар ялгышалар. Әй, ул – композитор, мин җырчы буларак, без таныш идек. Кирәк чакта үз киңәшләре белән ярдәм итә иде. “Аерылышам”, - дигәч тә, ул: “Яхшылап уйла, балагыз бар бит”, - дип әйтте. Талак әйтешкәч, концертлар әзерләдем. Хәзерге иремиганәче буларак чыгыш ясады. Аннары еш аралаша башладык, никахлашып, матур итеп гомер итә башлавыбызны үзебез дә аңламый калдык.
❓Социаль челтәрләрдә мөселман киемендә фотосесиягез бар. Бу бары тик образмы, яисә Сез дини юлга бастыгызмы?
👩: Көненә биш намазның берсен дә калдырмыйм. Җомга намазына мәчеткә йөрим. Дини китаплар укырга яратам. Планнар – гарәп телен өйрәнү. Ирем — хаҗи. Ул намаз укыганда мин кул кушырым утыра алмыйм бит, бу дөрес тә булмый. Хаҗ кылу теләгем дә көчле.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11