Предыдущая публикация
Мең-мең төрле чәчәк, гөл төсе.
Әллә ничек шул төсләргә кушылып
Югаласы килә, эрисе.
Яшел яфрак исе, үлән исе,
Мең-мең төрле чәчәк, гөл исе.
Әллә ничек шул исләргә кушылып
Югаласы килә, эрисе.
Бер җуеласын белеп гомеркәйнең,
Сорау бирә җаным чыдамый:
Ямь-сафлыкка кушылып
Нигә кеше
Рәхәтләнеп юкка чыгалмый?..
Авыртулар, сызланулар сизми,
Картаюлар сизмичә генә —
Картаюга, сызлануга түгел,
Гүзәллеккә түзмичә генә?..
Нигә?..
Нәҗибә Әминева
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1