Предыдущая публикация
Үләннәре сусыл, ширбәтле.
Июнь юмарт булды, күпме яңгыр
Яфракларны сөйде, тирбәтте.
Печәннәре калын, җиләк эре —
Гүя балачакның җәйләре.
Гомер узган саен вакыт газиз,
Кыйммәт икәнлеген шәйләдем.
Ничек кадерләргә бу җәйләрне,
Бар ширбәтен эчеп калырга?
Әллә кырлар буйлап йөгерергә,
Әллә карурманнар ярырга?
Егылырлык булып арырга да,
И эчәргә урман чишмәсен!
Мондый ләззәт, мондый хозурлыктан
Яшәрмичә йөрәк нишләсен?
Без бит гади авыл балалары,
Авыл киңлегенә сусаган.
Тар шәһәрдә яшәп шәрә күңел
Шундый бөлгән, шундый бушаган.
Җәй кадерен белми асфальт урам,
Таба кебек кыза таш кала.
Бу тәмугта башка чыдый алмам,
Авыл җәе, безне ташлама!
Ләйсән Кәшфи
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1