Шәрык клубында «Моңлы тарих» дип исемләнгән кичәдә татар халык җырлары яңгыраячак.
«Җыр ул – яшәү чарасы. Җыр – ул халыкның җаны. Чираттагы «Моңлы тарих» музыкаль кичәсе татар халык җырларына багышлана. Чараның махсус кунаклары: Татарстан Республикасының атказанган артистлары Динә Закирова, Ирек Кашапов, Раил Шәмсуаров, Әхмәт Кәримов. Халкыбызның милли җырларын, көйләрен тыңлап, алардан ләззәт алып, рәхәт итеп үткәрик әле бу кичне», – дип хәбәр итә кичәнең оештыручылары.
Шулай ук, чарада Диләрә Нәбиуллина, Раил Харисов, Ләйлә Сабирова, Рамил Вәлиев, Ләйсән Ихсанова, Баязит Вәлиуллин, Илдар Сафин, Гөлдания Зиннәтова, Руслан Габбасов катнаша. Концертмейстерлар: Айрат Шәфыйков, Раушания Җиһангирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев