Алсу медицина университетында укып йөри. Кечкенәләрне яратканга, балалар табибы һөнәрен сайлады. Студент тормышы бик ошый. Бирелеп лекцияләр тыңлыйлар. Дәресләрдән соң, бүре башы ашардай булып, ачыгып, ашыгып, тулай торакларына йөгерәләр. Кайтуларына әзерләп торучы юк. Хәзинәдә бары белән ашарга юнәткәнче, коры-сары капкалап, ач тамак ялгана,туеп бетә язалар. Күбрәк, бәйрәм мазар булмаса, шул бер ашау белән дә калгалыйлар. Алсуны укырга озатканда, кызы оялып, алмаска тарткалашса да, “ачтан үлмәссең, тамагың тук булыр” дип, әнисе зур чуен кәстрүл биреп җибәрде. Ул чакта тулай торакка, башы керсә, аягы кермәгән студент бу сәер яңгыраган сүзләрнең мәгънәсенә төшенмәде. Кәстрүлне ашап булмый, ул үзенә үзе ашарга пешерми. Әнисе белеп биргән икән. Кәстрүлсез кызлар ашарга әзерли башласа, борыны кипмәгән яшел студент Алсуны чакыралар, савытын сорап алып торсалар, төбенә күчтәнәч салып кертәләр.
Соңгы тиеннәрен җыештырып, театрга чабалар. Алсуга ул яклап уңайлы. Кичләрен бу бинада, кием-салым алып-биреп торучы булып эшләп, үзенә аз-маз акча эшли. Тамаша башланып, беркадәр вакыт узгач, әхирәтләрен күрсәткечсез генә буш калган урыннарга кертеп утыртып шатландыра.
Кызларга шатланырга тагы бер сәбәп туды. Икенче курс уртасында төркемнәренә бер егетне күчерделәр. Бар да ак халатлы булса да, ул чәкчәк бизәге кебек ерактан күренеп тора. Болай да кашыкка салып йотарлык матур яшь кызлар дөньясы таяк тыгып ботаган кырмыска өемен хәтерләтте. Көзге янында ак халатларын кияр өчен генә дә кысыр сыер бозауларлык вакыт үткәрделәр. Крахмалланган ак калфак астыннан күренми торган чәчләрен рәтләделәр, кашларын буядылар, күзләренә сөрмә тарттылар, иреннәренә иннек йөгерттеләр, борынны иркәләр хушбуй сөрттеләр. Яңа талибның староста Алсу янында утыруыннан көнләштеләр. Егеткә Вәсил дип, исемләп, эндәшү юк, “Васелек”, “син минем героем”, “син гений”, “акыл иясе”, “кадерлем”, кебек иркә сүзләр белән үсендереп карашлары белән ашадылар, тәнәфестә уратып алып, исләре китеп, сөйләгән кызык вакыйгаларын тыңладылар. Алсу өчен ул булды ни, юк ни, тишекле бер тиен. Аның авылда егете бар, шофер булып эшли, акча таба, сөйгәненең укып бетүен генә көтә. Алсуның битарафлыгы Вәсилнең егетлек чәменә тиде. Башкалар кергән ятьмәгә эләкмәгән балыкка аерым кармак салды. Һәркөн партадашы янына килеп утыргач, партасы өстенә гөләп чәчәге куяр, елмаюлы карашы белән иркәләр, урынын белеп кенә, җайлап ашыкмый гына кызга ошар сүзләр сайлап, күңеленә ярарга тиешле ачкычны эзләде. Җылы сүзгә таш эри. Каты бәгерьле Алсу да җебеде. Карап торуга, Вәсил чибәр егет икән ләбәса. Озын буйлы, киң кулбашлы, кызлар кебек көләч йөзле, нәзек кенә кара мыегы да, ияк очындагы бәләкәй генә миңе дә бик килешле, пөхтә киенә, бензин исе дә аңкып тормый. Көн саен “кызларың миннән башка да буа буарлык” дип, аңа кара әйтелгән сүзләрне Алсу төртмә теленнән төшереп калдырды, каты бәрелми башлады.
Ярты ел чамасы дуслашып йөргәч, соңгы пар тәмамлангач, кинога бардылар. Пышылдашып, кыштыр-пыштыр килеп, попкорн ашап утырып, башкаларга комачауламас өчен күрсәткечне иң арттагы рәткә алдылар. Залда тамашачылар әллә ни күп түгел. Соңгы рәттә алардан башка кеше юк. Күзләре экранда булган Алсу, попкорнга үрелергә теләп, ялгыш Вәсилнең тезләрен сыпырды һәм аңардагы үзгәрешне тоеп, корт чаккандай кулларын тартып алып, тыела алмыча, пырхылдап көлә башлады. Вәсил эндәшми утырды, утырды да кулына ирек биреп, күршесенең итәк астына кереп китте. Көлү кинәт басылды, кыз кулны йолыккалап алып ташламакчы иде дә, килеп чыкмады, егеткә көче җитмәде, соңрак бу үзенә дә ошап китте. Алар фильм турында бөтенләй онытты, экранда нәрсә барганын күрми. Кино әйбәттер, тын алырга куркып, бирелеп караучыларның геройлар өчен көяләнеп, ахылдаганы, ухылдаганы гына ишетелә. Шул мизгелдә охранник кереп, яшьләрнең кырына килеп басты. Алсу оялудан һәм куркудан уттай янарга тотынды. Каравылчы, кеше арасында йөзләрен ертып, куып чыгарыр дип, коты ботына төште. Бәхетләренә, ул, зал ягына үтеп, алардан алдагы рәткә утырып, кино карарга тотынды.
Кызарып-бүртеп, чәчләре тузган хәлдә, Алсу истерикага бирелеп, Вәсил авызы колагына җитеп, үз-үзеннән үтә канәгать булып, залдан чыктылар.
Егет чыбык очы туганнарында торып укырга йөри. Фильмнан соң, Алсуны җитәкләп, шунда фатирына алып кайтты. Рәхмәт инде. Чырай сытыбрак каршыласалар да куып чыгармадылар. Сессияне япкач, ике якка да әти-әниләре янына авылга кайттылар.
Өченче курска никах балдаклары киеп килеп, тулай торактан уртак бүлмә алып, шунда яшәп киттеләр. Минус, якларын күрмичә, бер-берсенә көннән-көн ныграк гашыйк булдылар. Бергә булудан алар исерткеч эчкәнгә караганда да ныграк исерделәр, күзгә күз карашып туя алмадылар. Вакыт шул кадәр тиз үтә, хәтта сөйләшеп утырырга да җиткереп булмый. Алар бер-берсенә һавадай кирәк, гел бергәләр. Вәсил бөтенләй үзгәрде, кызлар белән аралашмады, көйгә кушылып, тавышы беткәнче бии торган гадәтен ташлады. Дәресләр бетү белән, аулак бүлмәләренә ашыктылар. Ял көннәрендә таныш кинотеатрга барып, үз урыннарына утырып, фильм карау матур гадәткә әйләнде. Охранник үз кешегә әверелде, озаграк күренми торсалар:
‒ Кайда югалдыгыз, мәхәббәт күгәрченнәре? ‒ дип каршылый, урыннарына башкаларны утыртмый, аларга саклый.
Яшь белгечләр, Вәсил яшәгән район үзәгенә балалар табибы булып кайтты. Аларны зурлап каршыладылар, адашмалы зур ике бүлмәле квартира бирделәр. Алсу дәваханәдә балалар кабул итә, Вәсил хастаханәдә аларны дәвалый. Хезмәт башлауларына ярты ел. Эштән кайткач, эш турында сөйләшмәскә сүз куешсалар да, вәгъдәләрендә тора алганнары юк. Ятыр алдыннан коймакны кура җиләге кайнатмасына манып, чәй эчәргә утыргач, Алсу иреннәре тирәсен чокырайтып, аяк астында ешынган песиләре шикелле иркәләнеп:
‒Бүген, яшь әни сигез айлык баласын күтәреп, приемга килгән. Балам авырый дип коты очкан. Төне буе йокламыйча елап чыкты, юньләтләп имине дә имми, тән температурасы югары, нишләтергә дә белмим. Ярдәм итегез, зинһар, ди. Тамагы шешмәгән микән дип, авызын ачтырсам, теш чыгарып азаплана икән бәләкәче. Авыруның нидә икәнен белгәч, хатынның, рәхмәтләр укып, шатланганын күрсәң.
Вәсил эндәшми генә чәен чүмереп утырды да утырды. Хатынының аны көтеп торырга түземлеге беткәч, өстәл кырыннан торып, ятарга урын җәйде, йокларга ятты. Чәен чүмереп туйды булса кирәк, ире дә аның янәшәсенә килеп кунаклады.
‒ Алсу, әйдә аерылышабыз.
Көтмәгәндә, уйламас җирдән ишетелгән, иске авыздан чыккан яңа сүз, Алсуга шок ясады. Беренче тапкыр кино караганда, Вәсилнең кулы итәк астына кергәндәге кебек, дертләп китеп сикереп торып утырды.
‒ Ни сөйлисең син, Вәсил?
‒ Алсу, синең дә бәбәй сөясең, имезәсең,тешләрен күреп куанасың киләдер. Мин сине андый бәхеттән мәхрүм иттем.
Икесенең дә өстеннән авыр йөк төште. Ир эчендә җыелганны бушатты. Хатын күңелендәге борчулы юньсез уйлар юкка чыкты. Утырган килеш, биленә таянып, уенны-чынны бергә кушып:
‒ Врач башың белән бигрәк авыл картлары кебек уйлыйсың. Бер генә бирелгән бу тормышта үзебез өчен яшәп калыйк. Безгә әле моңа кадәр бала кирәкмәде. Кирәк дип тапсак ‒ бу фаҗига түгел. Безгә дигән кызлар, малайлар туып, мич алдында көл ашап утыра. Кирәк булу белән, барырбыз да алырбыз, ‒ дип, эчен корттан кимертми генә, тынычландырды. Алар төне буе диярлек киңәшләшеп,сөйләшеп чыктылар.
Озакка сузмый табибка күренеп карарга булдылар. Бер кочак анализлар, УЗИ, төрле тикшерелүләр... Табиблар бернинди дә тайпылыш күрмәде, Уфага барып карарга киңәш итеп, юллама бирделәр. Яшь пар билгеләнгән вакытта Уфага юл алды. Беренче очрашуда табиб анализ исемлеге бирде. Бар яклап тикшерелделәр. Табигый юл белән авырга уза алмау сәбәбен ачыкларга тырыштылар. Җиңелчә процедуралар уздылар. Ярты ел тирәсе вакыт узса да, нәтиҗә күренмәде. Аларга ясалма юл - ЭКО тәкъдим иттеләр.
Вәсил белән Алсу янә табиб бүлмәсендә. Кулда - ЭКОга кирәкле анализлар исемлеге, УЗИ һәм төрле тикшерелүләргә юлламалар. Барлык нәтиҗәләр әзер булгач, табиб янәдән кабул итте. Бары тик иргә дә, хатынга да сәламәт диагнозы куелгач кына ныклап ЭКОга әзерлек башланды.
ЭКО процедурасында, хатын-кызларның айлыкларына бәйле рәвештә, организмга гормоннар кертелә башлый. Күкәйлектә күкәй күзәнәкләр үстерелә. Билгеле бер үсешкә җиткәч, алар алына һәм пробиркада иреңнең орлыгы белән кушылдырыла. Яралгыларның үсешен генетиклар күзәтеп тора. Пробиркада аларның дүрт эмбрион-яралгы булган иде. Үсеш алган дүртесен туңдырып куйдылар. Нигездә, хатын-кызның организмы әзер булса, яралгыны шунда ук, ягъни туңдырып тормыйча, аналыкка кертәләр. Күп гормоннар тәэсирендә, Алсуның организм хәлсезләнде. Кабат тикшерелүләр узгач, алдан туңдырылган ике яралгыны аналыкка керттеләр. Яралгы аналыкка кертелгәч, иң җаваплы вакыт башлана. Хатын-кыз бик сакланырга тиеш. Авыр күтәрү, физик эш, якынлык тыела. Ундүрт көн узганнан соң кан анализы бирелә. Һәм... өметләнеп җавап көтәсе.
Алсуның ике атна буенча билгесезлектә яшәргә түземлеге җитмәде. Ун көн узгач, даруханәдән авырга калганны билгели торган тест алып кайтып тикшереп карады. Егерме минуттан соң кура җиләге төсендәге ике бәхет сызыгын күрде. Иренә сөенчене ничек җиткерү турында хыялланып утырганда, кояш тоткандай балкып, Вәсиле кайтып керде. Сүз әйтергә дә ирек куймыйча:
‒ Алсу, сөенче, менә кара, ‒ дип, почта тармасыннан алып кергән анализ нәтиҗәләрен сөйгәне алдына җәеп салды.
Сөенечле хәбәр өйгә генә сыймыйча, шылтыраткыч аркылы авылдагы әти-әниләргә дә җиткерелде.
Алсу авырын җиңел күтәрде: бер җире дә авыртмады, башы әйләнмәде, укшымады. Кулыннан эш төште, ире аны өрмәгән урынга да утыртмады, бөтен хатын-кыз эшләрен үз өстенә алды. Булачак әни иренең уч төбендә генә йөрде.
Утыз сигез атнадан соң котлы өйне бәхеткә күмеп, яңа мәшәкатьләр арттырып, игезәк кызлары туды. Алар шундый бәләкәйләр. икесе дә бик сөйкемлеләр, ияк астындагы кечкенә миңнәренә тиклем әтиләренә охшаган. Яратасы гына килеп тора үзләрен.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев