Предыдущая публикация
Фигураларны таныйм,
Беләм хәрәкәтләнергә.
Шахматларын кочаклап,
Алсу килә рәхәтләнергә.
Алты яшьлек оныкам
Мине пычаксыз суя.
Өч-дүрт йөрештән соң,
Шытырдатып, мат куя.
Җиңгәнгә, кызым шат:
‒Уйныйк, ‒ди, ‒кат-кат.
Җитми баш,гел җиңеләм,
Хет шахматын чыгарып ат.
‒ Беләсәң әйтче, ‒ дим,
Шахматның татарчасын.
Кызым тора шак катып,
Онытып уеның барчасын.
‒ Шахмат безнеңчә ‒ чатраш,
Бик борынгыдан килгән уен.
Зиһенле, сабыр, түземле
Булыйм дисәң, чатрашга сыен.
Әйдә болай килешәбез:
Миңа чатраш серләрен ач.
Мин татарчага өйрәтәм,
Беребез дә калмабыз ач.
Сания Шәрипова, Башкортостан , Бүздәк
15.07.2024
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев