Без үткәннән инде..
Беләсезме.Без үткәннән инде,
Яраклашкан түгел токымнан.
Өйрәнмәгән, сүзсез баш ияргә,
Җилләр өткән, тормыш йолкыган.
Телгә элсәләр дә катыгый озак,
Караш белән сүзен бирмәгән,
Булсын үзебезчә..Киребеткән.
Күңелләрдә кояш сүнмәгән.
Капланмаган йөзне битлек элеп,
Хәвеф хәтәр җиргә кылмаган,
Чорлар алышынган афәтләрдән,
Сыгылмыйча калган, сынмаган.
Чал карашның зәңгәр офыгында,
Яна әле тормыш чаткысы.
Күңел ачык, юк яшерер нәрсә,
Җәлләмичә сипкән яктысын.
Үткән чорны дөреслеге сеңгән,
Күз буяуга түгел ярашкан,
Үз хезмәте белән тырышканнар,
Мал җыймаган яшәп алдаштан.
Гасырларны без бер иткән токым,
Бүгенгеләр әйтер:- Онытылган..
Ә юк, түгел..!! Оныттырмас үзен,
Чорлар алыштырган токымнан.
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев