Предыдущая публикация
Бүген газга бәя үсә,
Иртәгәсен тарифлар,
Көн аралаш үстерәләр
Илдә гел дә үсеш бар!
Байлар баеп бетә алмый,
Нәфес туймый бер ничек,
Без гадигә, бар да шөкер ,
Кесәләр гел дә тишек..
Тамак туйсынга яшибез,
Күпме куйсаң да көчең,
Дәүләт туеп бетә алмый,
Яшәгәч , байлар өчен...
Утыз ел буе коралар,
Ил өчен яңа нигез.
Күпме төзе күтәрелми,
Коесы булгач төпсез..
Күтәрелеп тора, шөкер!
Бәя белән салымнар,
Хөр Руссия!Җитми калса,
Ыштанны салдырырлар..
Модагымы шунда сылтап,
Җылы килер ел!- диеп,
Артны каплар вакыт түгел,
Йөрербез, шәрә көлеп.
Барсына да рәхәт сыман,
Сүткәндә корган төпне,
Акланырга сәбәп тә бар,
Коммунизм гаепле))
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев