Елак бала булган. Əнисе сөйләвенчә, бер яшенә кадәр көн-төн елаган.
Əнисе улына Радмир исемен кушмакчы булган. Әмма әтисе балалар табу йортына “Радик” дип яздыртып, туу турында таныклык алып килгән.
Радик, әтисе кебек, балта остасы. Мәктәп тәмамлагач, директор аны хезмәт укытучысы итеп эшкә чакыра.
Тәүге концерт киемнәре - мәрхүм әтисенең күлмәкләре.
Мәктәптә укыганда вагоннар бушатып, шешәләр тапшырып акча эшли.
Балачагыда Салават Фәтхетдинов, Фәдис Ганиев концертларына зур теләк белән йөргән.
10нчы сыйныфта укыганда тәүге альбомы дөнья күрә.
10 ел элек Башкортстанның «Туган тел» телеканалында «Музыкаль дистә» тапшыруы алып баручысы була.
Радик курайда, фортепианода, баянда уйный белә.
Ноталарны белми.
Радикка сакал-мыек бөтенләй дә үсми һәм бер дә кырынганы булмаган.
Тәүге иномаркасы - Ауди А3.
Караокедагы яраткан җыры - «Белые розы».
Яраткан җимешләре - ананас һәм манго.
Яраткан тәм-томы - «Медовый» торты.
Автомобиле - Mercedes-benz GLE 350
Таиландта фатиры һәм үзенең тавыш яздыру студиясе бар.
Казанда фен-шуй каныйләләре буенча йорт төзегән.
Продюсеры белән контракты юк. “Əти-ул” мөнәсәбәтләре ярдәмендә, бер-берсенә ышанып эшлиләр.
#татарэстрада
#elvingrey
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 33