27-31 август көннәрендә Боровое Матюшинода урнашкан «Волга» үзәгендә 34нче тапкыр Татар яшьләре көннәре үтә. Аны «Идел» яшьләр үзәге оештырып килә.
«Татар яшьләре көннәре елдан-ел популярлаша. Гаризалар бик күп килсә дә, 150 делегат кына чакыру мөмкинлегебез бар. Бик нык киләселәре, катнашысалары килеп, килә алмыйча калганнар да бар. Популярлык артуның сәбәбе — элек монда җыр-биюгә генә күбрәк игътибар булса, ә хәзер күптөрле тренинглар, лекцияләр үткәрәбез. Бизнес, тарих, иҗат һ.б. юнәлешләрне колачлыйбыз», — диде «Идел» яшьләр үзәге директоры Наилә Галиева.
«Быел «Идел» яшьләр үзәгенә 25 ел. Шуңа күрә форумыбыз программасында да үзенчәлекләр бар. Без быел Татар яшьләре көннәрендә лидерны гына сайламыйбыз, ә көмеш лидерны да сайлыйбыз. Көмеш лидерга да медаль тапшырылачак. Шулай ук иң актив делегация сайланачак, былтыр да бу бәйгене үткәрдек, бик матур килеп чыккан иде. Иң актив буларак танылган делегациягә 10 мең сумлык сертификат тапшырылачак. Социаль челтәрләрдә форумнан кызыклы, халык игътибарын җәлеп итәрлек постлар куючылар арасында да җиңүче билгеләнәчәк», — диде Наилә Галиева.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев