- Алия, әниегезне озатканда күзләрегез яшьләнмәве күпләрне гаҗәпкә салды. “Шулкадәр сабыр икән”, - диючеләр дә, “Соңгы арада әнисе белән мөнәсәбәтләре салкынайган булды микән”, - дип уйлаучылар да булды.
- Әнине озатканда мин түгел, ә аның сеңлесе сүз әйтергә тиеш иде. Аның хәле начараеп китте дә, мин әйттем. Алсу бертуктаусыз елый, әтигә дә бик кыен... Кемдер көчле булырга тиеш бит?! Миндә кечкенәдән җаваплылык хисе бар. Кайда гына булсам да, җаваплылыкны үз өстемә ала торган гадәтем бар. Анда кешегә минем елап торуым кирәк иде микән?! Юк, алар бит минем күз яшемне күрергә теләмәде. Үземне кулга алдым, төшенкелеккә бирелергә вакыт та булмады. Аннары, мин бит 3 бала анасы! Өч нарасыем да күземә генә карап тора. Бераз кәефем төшеп китсә дә: “Әни, синең белән нәрсә булды?” – дип янымда бөтереләләр. Аларны борчый алмыйм. Олы кызым Әминәгә ничек бар – шулай аңлаттык. “Дәү әни китте”, - дидек. Аннары, озак уйлагач, ул миннән: “Әни, ник менә аңа басып, дәү әнине кире кайтара торган кнопка юк микән?” – дип сорады.
Әнине җирләгәндә аның китүенә ышанма да алмадым. Дөресерәге, ышанасы килмәде. Ул минем өчен чынлап-та гастрольгә киткән кебек кенә. Мин аны шулай кабул иттем. Әнине җирләгән көнне улкадәр кыен түгел иде, иң кыены хәзер – яши-яши аны сагынасың, юксынасың, анык юк икәненә инанасың...
Әни белән мөнәсәбәтләребез начар булган дип уйлаучыларга теләгем бер генә: аларның әти-әниләре озак яшәсен, кайгылар күрергә язмасын.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 28