Предыдущая публикация
Уфада урнашкан «Zaman» ресторанында «Татар кызы» республикакүләм гүзәллек һәм сәләтлелек бәйгесе узды. Чара яшь буын вәкилләренә рухи мирас тапшыруга һәм заманча хатын-кызның социаль статусын ныгытуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Чара милли биюләр, җырлар һәм шигырьләр, шулай ук милли аш-су әзерләү буенча бәйге белән үрелеп барды. Барлык биремнәрне дә уңышлы үтәп чыккан сәләтле кыз – Алсу Дәүләтшина. «Татар кызы» исеме өчен сынашкан сылу катнашучыларны мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде.
Бәйгенең җиңүчесенә исә бүләккә Уфа “Нур” татар дәүләт театрына бер еллык абонемент тапшырылды.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев