» хәйрия оешмасыннан чираттагы гуманитар йөк партиясе юлланды. Йөк җибәрү оешма инициативасы белән оештырылган, әмма ярдәм җыю һәм җибәрүдә катнашырга дип Татарстан башкаласының гади кешеләре килгән.
Бүген Казаннан якынча 6 тонна авырлыктагы йөк җибәрелә, аның составына 80 төрдән артык товар керә. Алар арасында суыткычлар кебек көнкүреш техникасына кадәр бар. Әлеге йөкне комплектлау бик кыска вакыт эчендә башкарылды. Бу чрдәмнең бер йөк машинасында җибәреләчәк бер өлеше генә. Гуманитар йөкнең гомуми авырлыгы 57 тоннаны тәшкил итә.
Йөкне урынга барып җиткәч бушатырга ярдәм итәчәк волонтерлар озата бара. Алар зыян күргән Курск халкына гуманитар ярдәмне тапшырачак.
Гуманитар йөк ике шәһәрдә – Казанда һәм Чаллыда җыелган. Казанда биш ярдәм җыю пункты эшләгән, ә бөтен Татарстанда барлыгы 20 шундый пункт булган.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев