Бу 2,587 миллион квадрат метр була.
Коммерцияле төзелеш линиясе буенча эшләр күләме 40 процентка үтәлгән - гомуми мәйданы 459 мең квадрат метрлы 99 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган. 2024 елда социаль ипотека программасы 73 процентка үтәлгән, 56 йортның 28ендә төзелеш тәмамланган. Файдалануга тапшырылган торак мәйданы 118 мең квадрат метр тәшкил итә.
Шәхси торак йортлар буенча план 24 процентка арттырып үтәлгән — 13930 объект, гомуми мәйданы — 1,88 млн квадрат метр.
Моннан тыш, ятим балалар өчен 120 бина сатып алуга ике дәүләт контракты төзелгән. 22 муниципаль берәмлектә эш алып барыла. Тагын ике контракт — 348 һәм 53 бинага Татарстан Дәүләт торак фонды белән имзалау стадиясендә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев