Предыдущая публикация
Июнь ахырында Чатыр-Тау дәүләт табигать заказнигына китерелгән 10 дала лачыны вакытлыча торакларын ташлап, яңа территорияләрне үзләштерә башлый.
Ике атна дәвамында алар ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм район белгече күзәтүе астында булдылар.
Билгеле бер вакыт узгач, барлык кошчыклар үзләре ирекле күчә алганнар.
"Кошларны кайтару буенча эксперимент уңай нәтиҗәгә китерер дип өметләнәбез, ә аерым кошлар кире кайтырлар һәм монда оя кору урыннары табарлар", - дип ассызыкладылар ведомствода.
Дала лачыны Кызыл китапка кертелгән һәм юкка чыгу алдында тора.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев