Предыдущая публикация
Ул биредә «Сосенка» сәламәтләндерү-ял учреждениесе»ндә булды.
Объектта җәйге сезон уңаеннан реконструкция үткәргәннәр, өстәмә корпуслар салганнар. Хәзер биредә бер сменада 160ка якын бала ял итә ала. Җәйге сезонда исә лагерьда дүрт сменада 554 бала сәламәтлеген ныгытачак.
Миңнехановка яңартылган объектларны күрсәттеләр. Әйтик, лагерь территориясендә медпункт ачылган.
Республика җитәкчесе шулай ук сменада катнашучылар белән аралашты, алар арасында мәктәп олимпиадалары, спорт ярышларында җиңүчеләр бар иде.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев