Предыдущая публикация
Очрашуда Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Вьетнам арасында хезмәттәшлекне үстерүнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика үз дәрәҗәсендә эшлекле һәм гуманитар элемтәләрне үстерүгә ярдәм итә.
Татарстанда Вьетнам партнерлары белән үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсе тупланган. Вьетнамда КАМАЗ, Казан вертолетлар заводы һәм Зеленодольск суднолар төзү заводы предприятиеләре продукциясе яхшы билгеле. Исегезгә төшерәбез, Вьетнамның Екатеринбургтагы Генераль Консуллыгының консуллык округына, Татарстан Республикасын да кертеп, берничә төбәк керә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев