Рөстәм Миңнеханов яңа пристань төзелеше белән танышты. Бүген пассажир павильоны бинасы әзер, янәшәдәге территорияне төзекләндерү һәм причал стенасын торгызу эшләре дәвам итә. Яңа объект шәһәрнең туристик яктан җәлеп итүчәнлегендә уңай чагылыш табар дип көтелә. Барлык эшләрне быел тәмамларга ниятлиләр.
Маркин урамындагы булачак кунак йорты мәйданчыгы Рөстәм Миңнеханов танышкан алдагы объект булды. Аннары республика Рәисе төбәк (республика) әһәмиятенә ия мәдәни мирас объекты булган Александровский кунып чыгу йортын карады. Ул 1896 елда төзелгән һәм биредә йорт-җирсез кешеләр бушлай кунып чыккан. 1910 елда бина үзгәртеп төзелгән һәм һөнәри училище тулай торагы, ә совет чорында торак итеп җайлаштырылган.
Сәүдәгәр Челышев биналары комплексында ИТ өлкәсендә яшь белгечләр әзерләү үзәген һәм җирле һөнәрчеләр өчен остаханәләр ачу ниятләнә. Бүгенге көндә бүлмәләр буш. Рөстәм Миңнеханов бинаны тикшерергә һәм ремонт эшләре буенча карар кабул итәргә кушты.
Аннары ул җирле (муниципаль) әһәмияткә ия мәдәни мирас объектында булды. Бина 1847 елда сәүдәгәр Мешкичевның торак йорты буларак төзелгән. Хәзерге вакытта биредә Чистай архитектура һәм шәһәр төзелеше хезмәтләре, конторалар һәм фатирлар урнашкан.
Сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең туристлар белән эшләүгә бәйле планнары белән дә танышты. Бүген Чистайда, җирле производстволарда булып, сәнәгать туризмы форматы гамәлгә ашырыла, глэмпинг инфраструктурасы актив үсеш ала, шулай ук «Kama Fest» музыкаль фестивален үткәрү ниятләнә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев