Ирем үземнән күпкә өлкәнрәк, акыллы кеше. Йөклелек чорында күтәреп кенә йөртте. Беренче сабыебыз бик көтелгән иде. Бала тапканчы ук, бөтен кирәк-яракларны ирем белән бергә алып, урнаштырдык. Әмма бала туып берничә көн узгач, миндә күңел төшенкелеге, өметсезлек, эч пошу кебек тискәре кичереш һәм хисләр пәйда булды. Сабыйны карау, юындыру, имезү проблемага әйләнде. Җитмәсә, бала туктаусыз елый да елый. Алганны, куйганны белми. “Эче авырта, бераздан бетәр”, – диде табиб.
Кайчак иртәнге алтыда торам да, йокысызлыктан кып-кызыл булган күзләрем белән тәрәзәгә карап утырам, ашыгып эшкә баручы кешеләргә карап көнләшәм. Иремне күрә алмаска әйләндем. Аңа нәрсә, чыга да китә эшенә, көне буе рәхәтләнеп йөри. Кайткач, ашый-эчә дә, кәнәфиенә менеп кунаклый. Бала белән ярдәм ит, дип тә әйтеп карадым. Арыдым, дип кенә җавап кайтара. Беркайдан да ярдәм юк, каенанамның бер сүзе бар: «Синнән генә калмаган, бөтенесе шулай яши инде».
Баланы кабул итә алмавым һәм яратмавым турында аларга ничек сөйләргә, аңлатырга соң? Әйе, мин баланы ашатам, эчертәм, киендерәм, ләкин моны кирәк булганга гына эшлим. Ә соңыннан бу тормыштан тую хисе барлыкка килде.
Бөтен борчуларымны дустыма сөйләгәч, ул мине психологка мөрәҗәгать итәргә күндерде. Булышыр микән?
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 25
Сездэ минемчэ тулэуле психиатр белэн консультация кирэк.
Узегезне ничек тэ булса кулга алырга тырышыгыз.
Сез БИК яхшы эни,балагызны жиренэ житкереп карыйсыз. Алла бирсэ ярату да килер,эле менэ ул баладан да якын кешегез булмас!
Эниегездэн ярдэм сорагыз,анын бернинди гаебе дэ юк. Вакытлыча сездэ торып та булыша ала.
Алла бирсэ,балагыз да САУ сэламэт булып усэр,тормышыгыз да жайланыр,просто узегезне кулга алыгыз.,сезгэ балагыз очен генэ булса да кочле булырга кирэк.