Бу берзаман өйгә соң кайта башлады. Әллә башка бер хатынга ияләште микән, дип уйлыйм. Күрәзәче дигән даны чыккан бер карчык бар иде, шунда киттем. Әби өшкерергә ашамлыклар, ирнең трусик-майкасын алып килергә кушты. “Аларны мин карт имән төбенә күмәм, имән кебек ныклы кием булсын”, – диде.
Икенче килүемдә барысын да алып килдем, ул алып калды. Аннары соң килүемдә мин китергән конфетларны үзенә дә бүлеп алды. Шуны күргәч үк шикләнгән идем, әмма аны-моны дәшмәдем. Шуннан соң өченче тапкыр да чакырды әле ул мине. Ул көнне бездән алда кешесе булган, күрәсең, безгә өйалдында көтеп торырга кушты. Шул вакыт күз
ишек төбендәге чиләккә төште. Кырыенда имән төбенә күмәргә дип алып килгән ирнең трусигы ята. Әби шуның белән идән юган икән! Менә сиңа имән ныклыгы! Без барганда, сап-салкын кыш иде. Кая инде ул фәлән яшьтәге карчыкка тышка чыгып, туң җирне
актару!
Шунда барысын да аңладым инде. Юкка монда йөрим икән, дидем. 800 сум сораган иде, кошелекны күрсәтеп, менә шушы гына акчам бар дип, 100 сум бирдем. Арттан нәрсә дип калгандыр, чыктым да киттем. Бүтән аның янына йөрмәдем. Ә ир белән барыбер яшәп бетә алмадык. Күңелем дөрес сизгән икән – ул вакытта миңа хыянәт итеп йөргән, һәм шул хатынга чыгып та китте ул аннары. Мин дә аның урынын буш тотмадым, озак та тормый, өченче иремә кияүгә чыктым.
"Ясминә" газетасыннан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 15