Мин дә сезгә үзем белгән, күргән хәл турында сөйләргә булдым әле.
Ярты ел элек Руслан исемле бер егет белән таныштым. Ул безнең университетта укый. Элегрәк күземә чалынганы булды, очрашкан саен карашлары яндыра иде. Ашханәдә бер өстәл артына туры килгәч, танышып аралашып киттек.
Яшь кенә булса да, инде машинасы бар, кесәсендә акча да йөри. Мине һәрвакыт кафе-рестораннарга алып бара. Ләкин акчасына кызыккан дип уйламагыз, мин аңа гашыйк булдым. Ул да мине ярата, безнең арада чын сөю. Без еш кына Русланның өендә булабыз, кайвакыт аларда кунып та калам. Олы апайлар орышса орышыр, тик хәзерге яшьләр шулай кунып, йоклап йөри инде...
Руслан – гаиләдә бердәнбер бала. Әнисе аны ирсез табып берүзе үстергән. Төшеп калган гаилә түгел, фатирлары да зәвыклы. Әнисе акчалы эштә эшли. Күптән түгел Русланның әнисе бер егет белән танышкан. Әйе, аның үз тормышын көйләргә, бәхетле булырга хакы бар. Тик ул егет Русланнан ике яшькә генә олы. Башта ул егет боларга килеп кенә йөрде, аннары өйләрендә яши башлады. Читтән караганда, Русланның әнисе уллыкка бала алган кебек, яшь аермасы бик сизелә.
Руслан әнисе өчен бик борчыла. Теге егетнең аларда яшәвен теләми. Тик берни дә эшләп булмый, әнисе сайлаган яр. Мин аларда кунганда, төннәрен мәхәббәт белән шөгыльләнгәннәренә кадәр ишетелә. Менә анысы бер дә килешми инде ана кешегә...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 15