Быел июнь аенда Мисырда «Мирас» татар-башкорт оешмасы эшли башлады. Оешма каршында татар хатын-кызларының хәрәкәтен активлаштыру уңаеннан, «Ак калфак» оешмасының бүлекчәсе дә булдырылды. Аның җитәкчесе итеп Регина Әхмәдиева билгеләнде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
9 ноябрь көнне оешма әгъзалары беренче тапкыр «Татарча диктант» акциясендә катнашты. Барлыгы 15 кеше (10 оффлайн, 5 онлайн рәвештә) татар телендә диктант язды. Чара Каһирә шәһәрендә РКЦ (Русский Культурный Центр) бинасында үткәрелде.
«Мирас» оештыручылары: Марат Гатин, Рамиль Гарипов, Регина Әхмәдиева. Оешма җитәкчесе – Рамиль Гариф. Ул тумышы белән Актаныш җирлегеннән. Хәзерге вакытта Каһирәдә дәүләт сәнгать комплексында эшли.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев