Предыдущая публикация
Кирегә сүтеп кара.
Кайда шатлык, кайда борчу,
Кайда төзәлмәс яра...
Балачакка, үсмер чакка
Бер әйләнеп карасаң...
Кайтыр идем һич уйламый,
Әгәр шулай яраса...
Узганнарга юллар бикле -
Алга карап барасы...
Яшь өстәлә, ераклаша
Яшьлек-картлык арасы.
Гомерләр үтеп бара ла,
Кирегә сүтеп кара.
Дилбегәңне нык тотсаң да,
Ерагая шул ара...
Фирдәүсә Кәримова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев