Предыдущая публикация
Кадерен бел генә,
Минутны, сәгатьне кадерлә.
Гомерне кадерлә,
Мизгелне кадерлә,
Үтмәсен үкенеч бәгырьгә.
Минутлар тузмасын,
Гомерләр узмасын
Йөз бушка, мең бушка, гел бушка.
Күңелең җырласын
Җанда моң тынмасын,
Һәр сәгать китерсен уңышка.
Зарланмый язмышка,
Катмарлы тормышта
Белик без һәр минут кадерен.
Җилләргә атмасын,
Ялгыштан сакласын
Һәр кеше кадерле гомерен.
Венер Фәттах
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев