җыерчык эзләре бизәсә?
Үзем дә сизмәстән, ашыгып,
йөрәгем тибеше тизләнсә?
Сөярсеңме мине?
Кап-кара чәчләрем беркөнне
ак карлар төсенә керсәләр?
Шул чакта аларны кулларым
көч-хәлгә, калтырап үрсәләр?
Сөярсеңме мине?
Яшьлектә балкыган күзләрем
беркөнне күрмәскә әйләнсә?
Каршымда торучы синең дә
йөзләрең бик начар шәйләнсә?
Сөярсеңме мине?
Биюдә ут иткән аягым
беркөнне йөрүдән туктаса?
Аз гына борчу да ярамый,
кайгырып, күңелем ут алса?
Сөярсеңме мине?
Тарихны ятлаган хәтерем
беркөнне бөтенләй югалса?
Саташып әйтелгән сүзләрдән
ялгышып әллә ни юралса?
Сөярсеңме мине?
Карчыгың бик каты хасталый,
күп гомре калмаган, дисәләр?..
Озак та үтмәстән кулыңа
иң соңгы таныклык бирсәләр?..
Сөярсеңме мине?..
Энҗе Хөсәенова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев